Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

2000нче сан уңаеннан үткән викторинаның җаваплары

Кызганыч, тулысынча дөрес җаваплар бирүче булмады.

Сораулар биредә: Бирелгән 10 фактның кайсы дөрес, кайсы дөреслеккә туры килми икәнен билгеләргә кирәк

1. «Көмеш кыңгыру» газетасының туган көне дип 1996 елның 1нче январе санала. Ә иң беренче номеры, чынлап та, 1996 елның 3нче гыйнварында дөнья күргән. 3нче гыйнвар ул елны чәршәмбе көнгә туры килә.

2. Хәзерге вакытта газетаның рус телендәге варианты «Серебряный колокольчик» чыкмый, ул 2005 елның азагына кадәр чыга.

3. «Көмеш кыңгырау» газетасының сайтында «Истә тот» дигән сәхифә бар.

4. «Көмеш кыңгырау»ның сайтында 2 баланың үз блогы бар - Мамадыштан Әмир Фәрхуллин һәм Балык Бистәсеннән Инсаф Гатауллин.

5. «Көмеш кыңгырау» газетасы 3 тапкыр - 2000, 2006, 2013 елларда «Бәллүр каләм» журналистика бәйгесендә җиңүче булды.

6. Газета ел дәвамында «Без – тынычлык чоры балалары», «Дә­вам итә­без» бәй­геләренә эшләр кабул итә.

7. «Көмеш кыңгырау» газетасы 2006 елдан бирле атнага бер тапкыр 8 битле - 4 бите төсле, 4 бите аклы-каралы булып чыга. Чыга башлаганда ул атнага ике тапкыр - чәршәмбе һәм җомга көннәрендә, 4 битле һәм аклы-каралы гына була.

8. «Көмеш кыңгырау» газетасының сайты 2019 елда « Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект» номинациясендә «Белем җәүһәрләре» бәйгесе җиңүчесе булды.

9. Газетада «Бервакыт Ләйлә...» дигән сәхифә бар.

10. Быел «Көмеш кыңгырау» газетасы авторларына 2019 ел нәтиҗәләре буенча Шәүкәт Галиев исемендәге премия биреләчәк.

Фотода 1998 елның беренче саны.

Безнең блогерлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газета тарихы тарих көмеш кыңгырау тарихы