Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк

Яңа ел бәйрәме төрле ырым-шырымнарга һәм сюрпризларга бай ул. Кемдер – ышанып, кемдер әкият дип санаган тылсымнары да җитәрлек аның.

Ә син ни сорар идең?

Санта Клаустан балалар иң еш сораган бүләкләр –  ноутбук, планшет яки башка төрле гаджет икән. Ә син ни сорар идең?

 

Мин киләсе ел күпкә әйбәтрәк булсын өчен, бу ковид тизрәк бетсен иде дип сорар идем. Ә бүләккә миңа да яңа компьютер бик шәп булыр иде! Зилия Шагалиева.

 

Тылсымлы таяк сорар идем. Ул тылсымлы таяк ярдәмендә бөтен кешегә сәламәтлек, яхшы дуслар теләр идем. Ләйлә Авзалова

 

Мин пленкалы фотоаппарат сорар идем, чөнки бик нык фото төшерергә яратам. Шулай ук укыр өчен уңайлы ноутбук турында күптән хыялланам. Ике ел инде төрле комикслар ясыйм, аларны график стильдә ясар өчен планшет турында да хыялланып йөрим әле. Диана Фәрхетдинова

 

 

Теләгең язылган кәгазьне ничек дөрес яндырырга?

Елның иң соңгы сәгате җиткәнен көтәргә һәм теләгеңне кәгазьгә язарга кирәк, диләр. Ә курантлар суга башлау белән яндыра башларга. Сәгать унике сукканчы янып бетсә,  теләгең һичшиксез үтәләчәк.

Ә син теләгең үтәлсен өчен нишлисең?

Теләгеңне чынга ашыру өчен, бу юнәлештә тырышып эшләргә кирәк. Алдыңа куелган максатыңа ирешү өчен, теләк теләгән идем дип көтеп утыру урынсыз, минемчә.

Алинә Сәмитова

 

Бәхет өчен күп кирәкме?

Тибетлылар Яңа ел алдыннан күпме күбрәк пәрәмәч пешерә аласың, шулкадәр яхшырак, дип саный. Алар бу  пәрәмәчләрне урамнан узып баручыларга тарата. Ә киләсе елдагы муллык һәм бәхет өләшенгән ризык санына карый, дип ышана алар.

 

Ә мин Яңа ел алдыннан бүләк сорап та теләкләрен чынга ашыра алмаган балаларга бик күп бүләкләр таратыр идем. Аларның шатланган йөзләрен күреп, бик сөенер идем. Яшьтәшләремә шулай ук «Көмеш кыңгырау» газетасына язылу турында квитанция таратыр идем.

Алинә Сәмитова

Зөлфәт Зиннуров, җырчы, радио һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы: «Могҗизаларны көтеп ятмагыз, үзегез булдырыгыз. Барысы да үз кулларыгызда».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев