Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Җырның канаты бар!

Җыр, музыка кешегә уңай тәэсир итә, ди белгечләр. Музыка уен коралларында уйнау  – вак моториканы үстерү дигән сүз.

Ике кул белән дә уйный торган фортепиано, аккордеон, баян кебек уен коралларында шөгыльләнү, баш миенең ике ярымшары да активлашканлыктан, мәгълүматны яхшырак кабул итүгә китерә. Җырлаганда бала дөрес сулыш алырга өйрәнә, җырлау хәтта кайбер сулыш юлы авыруларын җиңәргә дә булыша. Ә хор белән җырлау тотлыгуның җиңел формасыннан коткара.

Музыканың кеше психикасына уңай йогынты ясавы борынгы заманнардан ук билгеле. Тиз кызып китүчән балаларга классик музыка тыңлатырга киңәш итәләр. Баланың ишетү сәләтен, сөйләм телен, хәтерен үстерергә, такт, ритм дигән төшенчәләргә өйрәнергә дә ярдәм итә музыка!

Укытучылар да, психологлар да музыканың акыл үсешенә яхшы тәэсир итүен билгели. Бу музыкаль әсәрләр өйрәнгәндә ишетү, күрү, сизү кебек кабул итү функцияләренең, хәтернең берьюлы эшләве белән бәйле. Һәр көн музыка мәктәбенә йөрү балада тырышлык, ихтыяр көче тәрбияли. Тамашачы алдында чыгыш ясау үз-үзенә ышанычын арттыра. Гомумән, музыка матурлыкны тоя белергә өйрәтә.

 

Йөкле вакытта музыка тыңларга ярыймы?

Сәйдә МӨХӘММӘТҖАНОВА: «Татар җыры белән җиңеп була!» 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев