Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Ыргадан - мыргадан, мәче йөри колгадан...

Санамышлар.

Бер тай, ике тай, 
өч тай, дүрт тай, 
монда торма, чыгып тай! 

Әке, бәке, 
кыек сәке, 
эремчек. 
Син калып тор, 
энем(сеңелем), чык. 

Өйгә кергән бер чыпчык, 
Очып йөри чык-чырык. 
- Чыпчык, чыпчык, син чыпчык! 
Атлап түгел, очып чык! 

Тор, тор, тургай, 
Таң ата бугай, 
Тургай, чыпчык, 
Син кал, бу чык!

Аладан, боладан, 
Песи бара колгадан. 
Песи түгел, ата каз, 
Ата каздан тизрәк кач! 

Әлчи, бәлчи, 
Әни күлмәк үлчи. 
Үлчи торгач җитмәде, 
Кисә торгач, бетмәде. 
Чәүкә, чыпчык, 
Син кал, бу - чык! 

Песи-песи поскан,
Ике күзен кыскан, 
Кысса, безне тоталмый, 
Тотар иде - җитәлмый. 
Пес-пес-пес. 

Җыелганнар кошкайлар - 
Безнең нәни дускайлар: 
Песнәк, чәүкә, саескан, 
Күгәрчен артка поскан. 
Син - карга, син - чыпчык, 
Тәрәзәдән очып чык! 

Бер мәк, ун уймак, 
Табада коймак, 
Мичтә бәлеш, ал да ябыш. 
Чүрәкәй үрдәк, 
Чум да чык. 

Мияу, мияу мышлаган, 
Мич башында кышлаган. 
Бүген тычкан тотмаган, 
Тотар иде, йоклаган. 

Саескандай чайкалып, 
Мин йөримен өй саклап. 
Каздай булып, кыйгаклап, 
Сиңа тиям, син - әбәк! 

Ыргадан - мыргадан, 
Мәче йөри колгадан. 
Мәче түгел ата каз, 
Ата казның башы таз. 
Сыртыңа төшкәнче таш, 
Тизрәк моннан чыгып кач! 

Бер, ике, өч, дүрт, биш, 
Алты, җиде, сигез, тугыз, ун. 
Байлар кия кызыл тун. 
Кызыл тунның бәясе - 
Йөз дә кырык сигез сум. 

Саесканның койрыгы 
Саный китсәң - унике, 
Сыңар аяк, сыңар чык, 
Син калып тор, ә син чык! 

Елгада бар бер басма: 
Син анда ялгыш басма. 
Әгәр бассаң китереп, 
Кырыйга чык сикереп. 

Гөр-гөр гөлдер бу, 
Гөрләр күгәрчендер бу. 
Кар-кар каргалар, 
Шыгырдаган арбалар. 
Торыйк-торыйк торналар, 
Тау башында юргалар. 
Чут-чут сандугач, 
Тәрәзәдә карлыгач. 
Чык-чырык куар чыпчык 
Тәрәзәдән очып чык! 

Уеннан уймак, 
Табада коймак, 
Мичтә бәлеш, 
Ал да ябыш. 
Чүрәкәй үрдәк, 
Чум да чык! 

Елгада бар бер басма: 
Син анда ялгыш басма. 
Әгәр бассаң китереп, 
Кырыйга чык сикереп. 

Берәм, берәм, берәмләп, 
Әби йөри кеше әрләп . 
Кәҗәләрен кешәнләп, 
Бабай бара басуга, 
Сулга карый - ун агай, 
Уңга карый - ун агай; 
Бар, чыгып кит син, агай! 

Кыш китте, яз килде, 
Үрдәк белән каз килде. 
Тау башлары ачылды, 
Ак ташлары чәчелде. 
Сайрыйлар тургайлар, 
Шалтырыйлар сабаннар. 
Чут-чут сыерчык, 
Чыр-чырык чыпчык, 
Син тор, бу - чык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

1

0

0

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев