«Young tartar»,«татарча атлау», Tatara һәм башкалар...
Инглиз телендә кире һәм үзсүзле малайны «young tartar» («татар малае») дип атыйлар, ә инде үзеннән көчлерәк дошман белән очрашканда инглизләр – «to catch a Tartar» («татарга очрадым») диләр.
Татарлар турында кызыклы фактлар
Инглиз телендә кире һәм үзсүзле малайны «young tartar» («татар малае») дип атыйлар, ә инде үзеннән көчлерәк дошман белән очрашканда инглизләр – «to catch a Tartar» («татарга очрадым») диләр.
Япон телендә шундый әйтем бар: «татарча атлау» яки «татар адымы». Ул ниндидер бик мөһим эш яки тәвәккәллек турында сөйләгәндә кулланыла.
В. И. Дальнең «Аңлатмалы сүзлеге» һәм Ф.А.Брокгауз белән И. А. Ефронның Энциклопедик сүзлеге буенча «ура» сүзе татарның «ур» – ор сүзеннән килеп чыккан.
1927 елга кадәр татар язуы гарәп графикасына нигезләнә, 1927 елдан 1939 елга кадәр латин графикасы нигезендә үсә, ә 1939 елдан хәзергә кадәр – кириллица графикасы кулланыла...
Татарстан Республикасы Конституциясе буенча анда яшәүче һәр кеше Россия гражданины паспортын татар телендәге өстәмә бит һәм Татарстан дәүләт гербы сурәте белән алырга хокуклы.
XIX гасырга кадәр татар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы кулъязма хәлендә генә яши, ләкин бу аңа киң таралырга һәм танылырга комачаулык итми. Әйтик, мәсәлән, озак еллар буена бу әсәр язылган китап кияүгә чыгучы татар кызларының күбесенең бирнәсендә була торган мәҗбүри әйбер булып саналган.
Нәфис гимнастика буенча Европаның беренче чемпионы булып 1978 елда татар кызы – Галия Шөгерова кала.
1612 елда немец шәһәре Лейпциг типографиясендә татар телендә беренче китап басылып чыга.
Бокс буенча Россиянең беренче чемпионы булып 1915 елда татар боксеры – «Кара малай» кушаматлы Нурмөхәммәт Алимов кала.
Япониядә самурай кылычларын әлегә кадәр Tatara технологиясе буенча коелган корычтан эшлиләр; ул технологияне якынча VII гасырда кояш чыгышы иленә татарлар алып килгән була.
Татар интернет-журналы «Кара Аккош» сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев