Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Йорт ия­лә­ре ту­рын­да без ни­ләр бе­лә­без?

Йорт ия­се һәр­бер өй­дә ди­яр­лек бу­ла. Биг­рәк тә бер­ни­чә бу­ын яшә­гән бо­рын­гы ни­гез­ләр­дә. Ул го­мер-го­мер­гә өй сак­чы­сы дип исәп­лән­гән, йорт-җир­не, ка­рал­ты-ку­ра­ны ян­гын­нан, та­выш­лар­дан, уг­ры­лар­дан сак­ла­ган.

Йорт ия­се ке­ше кү­зе­нә бик си­рәк кү­ре­нә. Әм­ма ху­җа­лар өй­лә­ре­нә сак­сыз ка­ра­са­лар, үзе­нең бар­лы­гын сиз­де­рә.

Та­бак-са­выт шал­ты­ра­та

Йорт ия­се төн­лә та­выш­ла­нып йө­рер­гә, та­бак-са­выт шал­ты­ра­тыр­га мөм­кин. Зеп-зе­рә­гә өс­тәл­дән ка­лак тө­шеп кит­кән икән – бу ин­де, һич­шик­сез, йорт ия­се. Ул еш кы­на әй­бер­ләр­не дә яше­реп куя. Бу аның үзен­чә өй­дә тәр­тип ур­наш­ты­рыр­га ом­ты­луы.

Йорт хай­ван­на­ры кү­рә

Ә сез бе­лә­сез­ме икән – эт­ләр, мә­че­ләр ке­ше­ләр­гә ка­ра­ган­да күб­рәк кү­рә бит. Алар йорт ия­лә­рен дә кү­рә икән. Әгәр эте­гез­нең са­га­еп ка­я­дыр ке­ше бул­ма­ган та­раф­ка ка­рап тор­га­нын күр­сә­гез, шик­лән­мә­гез, ди­мәк ул йорт ия­сен күр­гән.

Пе­си­ләр исә йорт ия­сен кү­рү­гә сырт йон­на­рын ка­бар­тыр­га мөм­кин.

Тәм-том яра­та

Йорт ия­лә­ре без­нең кә­еф­сез­лек­не си­зәр­гә һәм шу­лай ук яр­дәм итәр­гә мөм­кин. Кән­фит­ләр юга­лып, кә­газь­лә­рен те­ген­нән-мон­нан тап­са­гыз, бу, һич­шик­сез, йорт ия­се эше.  Ул ач­кыч­лар­ны, кай­чы­лар­ны да ур­лар­га мөм­кин.  

Йо­кы­дан уя­та

Йорт ия­лә­ре­нең, тө­ше­гез­гә ке­реп, нин­ди­дер проб­ле­ма­ла­ры­гыз­ны чи­шәр­гә яр­дәм итүе, ки­ңәш би­рүе дә мөм­кин.  Еш кы­на без сис­кә­неп уя­на­быз. Яи­сә ишек­тә кың­гы­рау та­вы­шын ишет­кән­дәй бу­ла­быз. Бу да йорт ия­се­нең без­не ки­сә­түе, имеш. Өй­дә хә­веф-хә­тәр чы­гар ал­дын­нан да без­не ки­сәк ке­нә йорт ия­се уя­тыр­га мөм­кин.

Ты­ныч­лан­ды­ра

Без еш кы­на кү­ңел­дә хә­веф си­зә­без, лә­кин өй­гә кай­тып ке­рү­гә үк ул ка­я­дыр та­ра­лып юк­ка чы­га. Мо­ны йорт ия­се тәэ­си­ре дип са­ный­лар. Алар без­не ты­ныч­лан­ды­рыр­га сә­ләт­ле икән.

 

Ба­ла­лар­ны яра­та

Өй­дә ба­ла­лар бар икән, алар да йорт ия­сен кү­рер­гә мөм­кин. Йорт ия­лә­ре ба­ла­лар­ны ае­ру­ча яра­та.  Ба­ла­лар чәй эч­кән­дә еш кы­на өс­тәл­гә өс­тә­мә чы­на­як ки­те­реп ку­яр­га мөм­кин.

Күз­гә кү­ре­нә

Йорт ия­лә­ре­нең си­рәк-ми­рәк күз­гә кү­ре­нү­лә­ре дә их­ти­мал. Әй­тик, алар пе­си кы­я­фә­те­нә ке­рер­гә яра­та­лар икән. Яи­сә ак чәч­ле кеч­ке­нә гәү­дә­ле ба­бай­га. Күр­гә­не­гез юк­мы?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев