Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Җәйне үзенә сыйдырган истәлекләр альбомы

Җәйге көнне альбом битенә сыйдырып буламы? Көннең үзен сыйдыра алмасаң да берәр хатирәгә урын табып була.

Гади генә нәрсәләрне дә истәлек итеп саклап кара, ә аннары җәй беткәч, ял хатирәләрен кабат барлап чыга алырсың. Мәсәлән, бүген сине күрше егете туңдырма белән сыйлады ди. Шул туңдырма кәгазеннән берәр матур рәсемне кисеп ал да альбом битенә ябыштыр. Нинди көн икәнен яз, һәм бу вакыйга сиңа нинди хисләр бүләк иткәнен дә билгеләп куярга онытма.

Бакчага чыгып чүп утадыңмы, шуларның берсен киптереп ябыштыр. Аттракционнарга, кинога барсаң, билетларны ябыштыра аласың.

Минем альбомда менә мондый язмалар сакланган:

«21нче июнь. Көне буе яңгыр. Ә мин тәмле какао эчәм». Шуның янына матур гына бер рәсем төшергәнмен.

«25нче июнь. Кинога бардык. Минем попкорн түгелде. Аннан кафега кердек...» Бу биттә кинодан билет, кафедан реклама флаеры да ябыштырылган.

«30нчы июнь. Иртәгә авылга. Ура! Әбине сагындым», Авылдагы өйнең рәсемен ясаганмын.

«2нче июль. Бакчадан иң зур җиләкне табып ашадым. Әби белән чишмәгә төштек. Букет та җыйдым». Җиләк яфрагын, матур чәчәкләрне ябыштырганмын.  Ммм исләре... Күзне йомсам, болын күз алдына килә.

Әминә Сәлимова, Чаллы шәһәре, 19нчы мәктәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X