Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әйләнә сәхнә, әйләнә!

«Театр – яктылыкка, нурга илтә...». Быелгы Чаллыда узучы «Татар малае – 2019», «Татар кызы – 2019» бәйгесе шулай аталды. Театр елына багышланган шоу-программа, әлбәттә, көлдерде дә, уйнатты да, елмайтты да! Зур сәхнәдә чып-чын артистларча чыгыш ясады балалар. Бәйгедә катнашкан 121 бала арасыннан сайлап алынган бит алар!

Театр тарихына вакыт буйлап сәяхәтне Алинә Хәкимованың (94нче балалар бакчасы) башлап җибәрүе дә юкка гына булмаган: «иң талантлы кыз» исеме бирелде аңа. Ә «иң талантлы малай» исемен алган Азамат Мусин (26нчы бакча) чын артистның нинди булырга тиешлеген хәзердән үк белә! Чиста итеп үз телендә сөйләшергә, матур итеп җырларга тиеш ул артист! Аның «Дүдәк-дүдәк» җырын зал көчле алкышларга күмде. «Беренче театр»дагы күренештәге ролен дә оста башкарды ул.

Ә 58нче балалар бакчасыннан Әмирхан Юсупов шунда ук Хәбибрахман-Факиһә булып уйнады. Чып-чын! Берүк вакытта ике рольне башкарды ул: тавышын үзгәртеп яңа образга керү һич тә авыр түгел икән талантлы кешегә! Җырчы да икән әле Әмирхан. Малайлар җырлаганда, биюче кызлар-малайлар да бик килештерделәр: тамашачылар да кушылып китәрдәй булып утырды хәтта.

Әле сез Бибине күрсәгез! 1нче бакча кызы Альбина Гарифуллина коеп куйган комик артист икән ич! Хәтта татар биюен башкарганда да, рольгә кереп бии ул! Юкка гына «Иң матур сәхнә образын күрсәтүче кыз» исемен бирмәделәр шул аңа. Ә иң матур сәхнә образын күрсәткән малай – Фәрхәт Гыйльметдинов (42нче балалар бакчасы). Роберт Миңнуллинның «Бик әйбәт минем эшләр» шигырен дә шәп укыды ул!

«Иң тырыш малай» исемен яулаган Адель Гайнимов (2нче бакча) планшетта гына уйнарга яратучы малайларга Шүрәле ролендә сабак бирде. Уйнап йөреп кенә булмый шул: әниләргә дә булышырга, сәләтләреңне дә үстерергә кирәк. Әнә Адельнең «ансамбле» никадәр алкышлар җыйды!

«Чаллы бизәкләре» балалар бакчасыннан килгән «Иң тырыш кыз» Сәйдә Дәминова (114нче бакча) үзе дә бәйгенең бизәге булды. Төлке роле дә килешеп тора аңа, шаян биюне дә бик оста башкарды кызчык.

Әйләнә сәхнә, әйләнә... Геройлар алмаша тора, һәрберсе үз урынын ала тора. Кем генә Әлмәндәр картны белми икән! Аның оныгы белән сөйләшү күренеше бигрәк тә якын. Шул «онык» – бу тамашада Камил Файсхановны (98нче бакча) «милли традицияләрдә тәрбияләнүче бала» дип тапты мөхтәрәм жюри. «Милли традицияләрдә тәрбияләнүче кыз» исеменә Әминә Нуруллина (82нче бакча) лаек булды. Тизәйткечне бик оста итеп «мактанып» әйтсә дә (төрле эмоция белән әйтергә кирәк иде), бик тыйнак кыз ул Әминә. Мактанчык бака турында да юкка гына сөйләми. Зур сәхнәдә мин дә балкырмын әле, ди кызчык. Афәрин, шулай булсын: сөйләме камил, саф татарча булганнарны ярата ул сәхнә!

Руфинә Хәйретдинова (119нчы бакча) кебек тамашачыны үзенә гашыйк иткән кызчыкка да зур өмет баглый. Әнә бит – әле Тәмлетамак булып оста итеп уйный ул, әле Италиянең Милан шәһәрендәге җырчы абыйсы Рузил Гатин белән турыдан-туры элемтәгә керә! Әле сез аның шаян татар биюен ничек соклангыч башкаруын күрсәгез. Быелгы «Татар кызы – 2019» бәйгесенең дә җиңүчесе Руфинә булды. Ә «Татар малае – 2019» титулына Әмирхан Юсупов лаек дип табылды.

Бу көнне, финалга үтмәсәләр дә, тагын 20 бала бәйгенең дипломнары белән бүләкләнде. Алар бар да – осталык һәм сәләтләре белән жюриның игътибарын җәләп иткән талантлы балалар! Гомумән, татар малае белән татар кызы булгач, башкача булу мөмкинмени инде?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге