Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Яшьләр сленгы яисә без нинди телдә сөйләшәбез?

Вайб, вписка, изи, кринж, мерч... Нинди сүзләр бу?

Бүгенге көндә күпләр замана яшьләренең сөйләмен аңлап җиткерми. Дөрестән дә, аңламаслык та шул. Безнең чит тел сүзләре кулланып сөйләшү-аралашуыбыз яшьләр сленгы дип атала. Әйдәгез, бу сүзләрне барлап үтик әле. Алар арасында иң популярлары:

Пранк – кешеләрнең үзара шаяру ысулы. Сез бер-берегезне уңайсызрак хәлгә куеп, нинди дә булса кызык китереп чыгарырга яратасызмы? Әллә нинди кызык юллары була икән ул «пранк ясау»ның! Әйтик, сабынны лак белән буярга һәм сеңелеңә тәкъдим итәргә мөмкин. Сабын күбекләнмәячәк!

Ауф – соклану кебек хис-кичерешләрне һәм кемне яки нәрсәне дә булса хуплау чарасын белдерүче сүз. Яшьләр арасында «уау, ух, менә бит, шәп» кебек сүзләрне алыштыру өчен кулланыла.

Хайпгади генә әйбердән шау-шу, ажиотаж тудыру. Хайп популярлык казану өчен дә кулланыла.

То́пово – иң югары биеклек, югары нокта дигәнне аңлата. Нинди дә булса ситуациягә яхшы бәя бирүне бары тик бер сүз белән аңлатып бирү.

Краш – ул инглиз теленнән кергән алынма сүз, кемнең дә булса башка кешегә карата мәхәббәт хисләре кичерүе. Тик Токта, Твиттерда, Инстаграм битләрендә бу иң популяр сүздер, мөгаен. Яшүсмерләрнең күңеленә иң хуш килгәне дә шулдыр!


Сезнең игътибарга хәбәрчеләребезнең «краш» сүзенә һәм гомумән, сленглы сөйләмгә карата фикерләрен тәкъдим итәбез:

Начар сүз түгел ул – «краш»!

«Краш»ың булса, дөньяда яшәү тагын да кызыграк, матуррак, рәхәтрәк кебек тоела башлый. Көн дә иртән аны уйлап уянасы, кич белән тагын аны искә алып рәхәт йокыга таласы килә. «Краш»лы кешенең күңеле дә матур була, чистара, сафлана бара, минемчә. Җир йөзендә мәхәббәт яши икән, димәк, тормыш дәвам итә. Начар сүз түгел ул – «краш»!

Зилә Гусамова, Мамадыш районы, Кече Сон мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы.


Минем «краш» – Мияги!

«Краш – ул сиңа ошаган кеше. Еш кына танылган актер, иҗат кешесе миллионнарның «краш»ына әверелә.

Минем дә рус эстрадасында ошатып йөргән җырчым бар. Аның исеме Мияги. Ул бүгенге көндә яшьләр, бигрәк тә кызлар арасында популяр.»

Сиринә Вәгыйзова, Чаллы шәһәре, 18нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы.


Сленгларны тел байлыгы сайрак кешеләр куллана

Вакыт бара, гасырлар үтә, кешеләрнең тормышка карашы, сөйләм теле дә үзгәрә. Кешеләр һәрвакыт ниндидер яңа сүзләр уйлап чыгаралар. Бүген безнең сөйләмгә  бик күп чит ил сүзләре (сленглар) килеп керде. Бу – ниндидер тенденция, барысы да «мода» артыннан куа.

Әлбәттә, әдәби телдә сленглар матур яңгырамый. Ә яшүсмерләр, билгеле, аларның сөйләмдә ничек яңгыравы турында уйламый. Уйласаң да, бернишләп булмый – яшьтәшләреңне аңларга теләсәң, бу сүзләрнең мәгънәсен белергә кирәк,

Шәхсән мин бу сүзләргә нейтраль карыйм. Шулай да, сөйләмемә ялгыш килеп кергән сленглардан әкренләп котылырга тырышам. Сленгларны тел байлыгы сайрак булган кешеләр генә куллана, минемчә. Сөйләмеңне матурайтасың килсә, алардан котылырга кирәк. Моның өчен китаплар укырга, күбрәк нәфис фильмнар карарга киңәш итәм.

Әдәби телдә сөйләшеп йөрсәк, телебез бозылмаячак!

Сабирова Илүзә, Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хис- тойгыларны, уйлаган фикерне җиткерү өчен үз телебез дә бик бай. Кирәксез, ямьсез сүзләр кертмәскә иде сөйләмгә.

    • аватар

      Комеш Кынгырау

      0

      0

      Яшьләр шулай сөйләшсә дә вакыт үтү белән ул сүзләр төшеп калачак.