Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Якын дус табу җиңел түгел...

Безне еш кына тормышыбызда мөһим роль уйнаган кешеләр алдый. Шуларның берсе – дуслар...

Дус VS дошман

Әле бүген генә син аның белән гайбәт, кибеттән алган җиләкле туңдырма, эшләнелмәгән өй эше, шатлыгың һәм кайгыларың белән бүлешәсең... Икенче көнгә исә, шалтыраткан саен, телефон экраныңа «Абонент вакытлыча тоташа алмый» дигән язу чыгып интектерә. Әлбәттә, мөһим эшләре, җаваплы очрашулары бардыр, дип уйлыйсың, әмма төнге уникедә тәрәзәңнән дустыңның башка берәү белән көлешеп йөргән тавышлары ишетелеп үтә. Син тәрәзә пәрдәләрен җәһәт кенә ябасың да, караватыңа ятып, аның белән булган барлык фотосурәтләрне юк итә башлыйсың. Таныш хәл, шулаймы?

Безне еш кына тормышыбызда мөһим роль уйнаган кешеләр алдый. Шуларның берсе – дуслар. «Дуслык» төшенчәсенең мәгънәсе югалып килгән заманда, үзеңә туры килердәй чын дусларны ничек эзләргә? Алдау, гаибәт, талашлардан ничек качып котылырга? Гомумән, гомереңнең соңгы көненә тикле якын дус булып калырдай кешене табу мөмкинме? Түбәндәге киңәшләргә колак салып кара әле!

 

Уртак кызыксынулар булдырыгыз

Бу – иң мөһим пункт. Еш кына без башкаларны үзебезнең кызыксынулар аша анализлыйбыз. Әлбәттә, бу анализлау ялган тәэсирләр генә тудырырга мөмкин. Әмма онытмагыз: беренчел тәэсирләр, гадәттә, сезнең аралашуның дәвамлы булу-булмавын билгели. Шуның өчен, дуслар эзләгәндә, аның ни белән шөгыльләнүен, дөньяга карашын, кызыксынуларын яхшылып сораш. Берегез уңга, икенчегез сулга тартып торса, аралашудан ни мәгънә? Танышканда, беренче эш итеп, аның хоббиларын аңларга тырыш. Алар синеке белән тәңгәл киләме яисә сиңа бөтенләй ятмы? Дустыңның бу һөнәренә син ничек карыйсың? Болар белән шөгыльләнүе сезнең дуслыкка комачауламыймы? Мөнәсәбәтләрнең башында ук әлеге сорауларга җавап эзләсәң, дуслыгыгыз дәвамлы булыр.

Дуслыкка ныгырга вакыт бирегез

Бер үк кызыксынудагы кешеләр дә, кызганычка, дуслар булып бетә алмый. Аңлагыз: якын һәм гомерлек мөнәсәбәтләр бер көн эчендә генә формалашмый. Гадәттә, аларга берничә ай, хәтта еллар кирәк була. Иң мөһиме – ашыкмагыз һәм вакытны ашыктырмагыз. Якын дус булу өчен мөнәсәбәтләрне гел яңартып торырга, еш очрашырга, шалтыратышырга, бер-берегезне якыннанрак һәм тирәннәнрәк белергә кирәк. Тагын бер кат искәртеп үтәм: ашыкмагыз! Вакыт кемнең гомерлеккә, кемнең тормышыгызның билгеле бер чорына вакытлыча гына килеп киткәнен күрсәтә ул.

 

Көлешергә өйрәнегез

Дуслык барлыкка килү белән, ике кеше арасында үзләре генә аңлый алырлык кызыклар, төрле прикол, мәзәк хәлләр, үз «фишка»лары барлыкка килә. Сез көлеп сөйләгән әйберләр дустыгызның ярасына тоз сибәрдәй булмавын күз уңында тотып, үз сөйләмегезне фильтр аша үткәрергә киңәш итәр идем. Монда кешенең психологиясенә күз салу да зыянлы булмас, чөнки берегез үтә җитди булса, икенчегез шаянрак була. Кызыклы факт: көлү дуслыкны ныгыта. Шуңа, нинди төр дусларны сайларга кирәклеген инде чамалыйсыңдыр?

 

Ихласлыкка омтылыгыз

Күпләр, бигрәк тә беренче очрашуда, артык масаерга, үзләрен «текә» күрсәтергә тырышалар. Бу очракта, булачак дустыгыз сезне түгел, битлек эчендә яшеренеп калган кешене якын итә башлаячак. Тора-бара ул маскаларны барыбер салырга туры килер. Шуның өчен, арагызда андый-мондый каршылыклар тууын теләмәсәгез, алдан ук ихлас булырга омтылыгыз. Бу дуслыкта гына түгел, һәр мөнәсәбәтнең башында торырга тиешле алшарт.

 

Ярдәмчел булыгыз

Көлү, кызык эзләү бер хәл, тормышта килеп чыккан авырлыкларны дусларың белән бүлешү – бөтенләй башка. Дустыгызны авыр хәлдә, борчулы килеш күрәсез икән, ничек тә ярдәм итәргә тырышыгыз: хәлләрен сорашыгыз, киңәшләр бирегез, ярдәмгә мохтаҗ булу-булмавын ассызыклап үтегез. Шундый авыр, катлаулы хәлләргә тарганда гына дусларның чын йөзе ачыклана. Шуның өчен, дустыгызның ярдәм соравын көтү дөрес түгел, аның авырлыкларга тарганын  күрү белән, янына ашыгыгыз.

Килешәм, дусларны табу нык кыен, ә инде якын дигәннәрен мөмкин түгел диярлек. Тик сиңа дигәннәре әле бардыр дип өметләнәм һәм кү-ү-үп дуслар табуыңны теләп калам! Ә син бирелгән пунктларны тагын бер тапкыр укып чык һәм үзеңә туры килердәй дуслар белән генә аралашырга тырыш. Мин сиңа ышанам!

Гөлназ Әхмәдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X