Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Яңа елга йолдызлар фаразы

Безгә йолдызлар ниләр фаразлый. Йолдызнамәгә ышанасыңмы?

Кучкар

Малайларга. Син тиктормас, тиз кызып китүчән, хисле. Укуда, спортта, иҗатта үз дигәнеңә ирешәсең килсә, көчле көндәш сайла. Әгәр яныңда ярышырдай көндәшең булса, һичшиксез уңышка ирешерсең. Чөнки син аны җиңмичә тынычланмаячаксың.

Кызларга. Елның беренче яртысы хис-кичерешләргә бай булачак. Дусларыңа, укытучыларга, әти-әниеңә үпкәләп тә йөрергә мөмкинсең. Алар сиңа гел каршы булып тоелыр, бәлки. Ашыкма. Хисләреңне тыярга өйрән. Син – дөньяның гаҗәеп бер кешесе ич!

Үгезбозау

Малайларга. Син үзеңне яңа елда яхшы яктан күрсәтәчәксең. Тыныч, үз-үзенә ышанучан, уйлап эш итүче – болар барысы да синең хакта. Бәхәсләрне дә көч кулланмый чишү юлларын табачаксың. Төгәл фәннәргә игътибарың артачак һәм бу өлкәдә уңышларга да ирешәчәксең!

Кызларга. Тышкы кыяфәтең генә түгел, эчке дөньяң да матурланыр. Белем алуның кирәген аңлап, җиң сызганып укуга керешәчәксең. Тел белеменә, әдәбият, тарих, хокук фәннәренә өстенлек бирерсең. Музыка һәм бию белән дә «җенләнеп» китәргә мөмкинсең. Нәни кызчыклар исә әйләнә-тирәдәгеләрне сәләтләре белән шаккатырырга тырышачак. Һәрвакыттагыча инде.

Игезәкләр

Малайларга. Сезнең өчен бик мөһим ел бу. Шуңа да әти-әниеңнең белән күбрәк аралашырга тырыш. Сайлау алдында калырга мөмкинсең. Авыр һәм дөрес юлны сайларгамы? Яисә җиңел әмма ялгыш юлдан китәргәме? Шуны онытма, бу сайлау киләчәк тормышыңа да йогынты ясарга мөмкин. 

Кызларга. Яңа елда синнән күп әйбер торачак. Кызыксынуларың, яңа шөгыльләрең, танышларың – болар барысы бик мөһим. Чөнки нәкъ менә быел син тормышыңны багышлаячак һөнәр сайларга мөмкинсең.

Кысла

Малайларга. Сине үзгәрешләр көтә. Яңа кызыксынуларың барлыкка килер. Әмма башлаган эшеңне ахырынача җиткерү кирәклеген онытмасаң иде. Бу – тормышта бик кирәкле сыйфат.

Кызларга. Дусларың арасыннан берәүгә аерым игътибар бирә башлаячаксың. Әмма хисләрең ничек кабынган булса, шулай тиз генә сүнәргә дә мөмкин. Үз эчеңә бикләнергә ашыкма. Әниең белән бу хакта сөйләшсәң, җиңелрәк булыр.  Ышан, алар син уйлаганнан күбрәк белә...

Арыслан

Малайларга. Син – батыр һәм горур малай инде анысы. Яңа елда тагын да яхшы сыйфатка – юмор хисенә ия булачаксың әле. Шуңа күрә дусларың артачак. Ә син дуслык хакын хаклый беләсең. Артистлык сәләтең исә четерекле хәлләрдән җиңүче булып чыгарга ярдәм итәчәк.  

Кызларга. Яңа елда иҗади сәләтең ачылачак. Бәлки вокал белән мавыга башларсың, бәлки рәсем ясый яисә театр студиясенә. Тора-бара танылырга да мөмкинсең әле. Белеп тор менә!

Кыз

Малайларга. Хис-кичерешләргә бай ел булырга охшап тора. Синдә яңа мавыгулар башланырга мөмкин. Бәлки сәнгать дөньясына «чумарсың». Син үз дигәнеңә ирешә торган кеше ич. Сайлаган юлыңда уңышларга ирешереңә шикләнмә. Иң мөһиме, булдыра алмам дип куркып калма!  

Кызларга. Матурлыгың гына түгел, үз-үзеңә ышанычың да артачак быел. Моны сизми калмаслар, сиңа игътибар итүчеләр күп булыр. Елның икенче яртысында яңа максатлар куеп, театр, музыка, рәсем сәнгате белән мавыга башларга мөмкинсең. Уңышларга да ирешерсең, син булдырасың бит!

Үлчәү

Малайларга. Әйләнә-тирәдәгеләргә яраклашырга тырышма, синең үз юлың. Әйе, әти-әниеңә моның белән килешү авыррак булырга мөмкин. Әйтик, алар сине спортчы итмәкче, ә синең музыка мәктәбенә йөрисең килә. Әмма елның икенче яртысында ситуация хәл ителер, борчылма.  

Кызларга. Ел башында бераз күңелсезлекләр булырга мөмкин. Укытучы, дус-иш, сыйныфташлар белән уртак тел таба алмау, каршылыклар булыр кебек. Күп нәрсә сине канәгатьлендермәячәк: мәктәптә яисә балалар бакчасында. Борчылма, җәйгә таба бар да җайланыр.

Скорпион

Малайларга. Син үсәсең, һәм үскән саен аралашучанрак һәм дөньяга ачыграк була барасың. Бу үзгәрешләр аеруча әти-әниең белән мөнәсәбәтләрне яхшыртачак. Сез бер-берегезне яхшырак аңлый башларсыз һәм ихласрак булырсыз. Син акча мәсәләсе белән кызыксына башларсың кебек. Үз гаиләңә матди булышу теләге барлыкка килер, ди йолдызлар. Бик хуп.

Кызларга. Яңа елда гаиләңә якынаячаксың. Гаиләгез белән үткәргән һәр чарада рәхәтләнеп катнашырсың. Туганнарың белән аралашасы килү теләге, нәсел тарихың белән кызыксыну барлыкка килер. Ул гына да түгел, өй эшләрендә беренче булышчы – син булачаксың. Ашарга пешерү, кер юу, җыештыру кебек эшләр синең өчен чын мавыгуга әйләнер. Менә, үсәсең бит!

Укчы

Мальчики. Син гел яңалык эзлисең. Яңа танышулардан гаҗәеп ачышлар көтәсең. Шуңадыр күп вакытың дус-ишләр белән үтә. Бу елда да шулай булачак. Яңа дуслар арасында синнән өлкәнрәкләр дә, кесәсе калыннар да булырга мөмкин. Һәр ялтыраган – алтын түгел, онытма. Кешедә күрдем дип, әти-әниеңнән затлы кием-салым, телефон сорар алдыннан уйлап кара әле. Акча – тир түгеп табыла торган нәрсә бит ул. Аны акыл белән тотсаң гына, бәрәкәте була.

Девочки. Әйе, син инде кушшы бүләкләр, матур киемнәр, затлы бизәнгечләр яратасың. Игътибар үзәгендә булырга яратучы да син. Бүләк бит ниндидер уңышка ирешеп алганда гына кадерле, шуны онытып җибәрмә.

 

Кәҗәмөгез

Малайларга. Синең алда – яңа мөмкинлекләр! Үзеңне яхшы яктан күрсәтергә дә, теләгәнеңә ирешергә дә гел җай чыгып торачак. Уку – синең өчен быел энә белән кое казу булмаячак. Иптәшләрең чишә алмаган мәсәләләрне дә чикләвек ваткан кебек кенә хәл итәчәксең. Ә менә акыл өйрәтүне, мораль укуны кабул итмисең инде син. Имеш, син көчле, батыр булырга тиеш. Мәсәләне бит акыл белән дә хәл итеп була. Берәге юан – берне егар, белеме юан меңне егар, дип тиккә әйтмәгәннәр

Кызларга. Өлкәннәрнең акыл өйрәтүеннән, сине гел тикшереп торуларыннан гарык инде син, шулаймы? Аның саен мөстәкыйль буласы килү теләге арта гына. Мөһим карарларны үзең генә хәл итәсең килә. Әти-әниләрең белән бу хакта утырып сөйләш әле. Алар аңламый калмас

Сукояр

Малайларга. Син – уйчан малай. Еш кына ялгызың калырга да яратасың. Елның беренче яртысында хәлләр шулайрак булса, җәйгә таба үзгәрерсең син. Менә күреп тор, бер генә бәйрәм-тамаша да синнән башка үтмәячәк. Аралашулар, кызыклы күрешүләр, яңа эмоцияләр – сине быел шулар көтә.

Кызларга. Ач күзеңне! Дөнья матур, дөнья киң бит! Гел үз эчеңә бикләнеп йөрмә инде. Синең белән аралашырга теләгән дусларыңа, туганнарыңа, якыннарыңа да игътибар ит әле.

Балык

Малайларга. Әти-әниең никадәр генә математик итәргә тырышмасыннар, син – сәнгать кешесе. Музыка, бию, рәсем... – синең өчен. Бу сәләтеңне яңа елда ныграк ачарсың, шәт.

Кызларга. Ә сине мәхәббәт көтә! Иптәшеңме, кумирыңмы, танылган җырчымы – анысы мөһим түгел. Кыскасы, быел синең өчен бик дулкынландыргыч булыр кебек. Телефонга текәлеп утырып, дәресләреңне эшләмичә әти-әниеңне куркуга салма инде, яме. Барыбер күктән җиргә төшәргә туры киләчәк, ди йолдызлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев