Көмеш кыңгырау

ВАКЫТ КАПСУЛАСЫ ЯСЫЙБЫЗ

***

Киләчәк буын син һәм син яшәгән дөнья турында барысын да белсен өчен вакыт капсуласы ясарга була.

Моның өчен әйбәтләп ябыла, су, һава үткәрми торган берәр контейнер кирәк.

Мәсәлән, пластик контейнер.

 

Тышына болай дип язып куярга мөмкин: «2030 елга кадәр ачмаска» (яки теләсә нинди башка датаны күрсәтергә). Ә контейнерга нәрсәләр салырга була:

 

Капсуланы ачучыларга адресланган хат яки аудиоязма. Хатта бүгенге датаны күрсәт, үзең һәм үз тормышыңны сөйлә. Син киләчәгеңне ничек тасвирлыйсың, шуны яз.

Гаилә фоторәсемнәре яки синең шәҗәрә агачың.

Яраткан журналыңның соңгы номеры.

Яраткан җырларың яздырылган флешкарта.

Быелгы чыккан акчалар (зур суммада түгел әлбәттә).

Бернинди кыйммәтле әйберләр һәм ризыклар салырга ярамый.

Контейнерны тутыргач, аны шартлы урынга күм яисә төреп чормага менгереп куй.

Теги: ВАКЫТ
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: