Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Ур­ман һа­ва­сы га­дә­ти тү­гел

21 март - ХАЛЫКАРА УРМАН КӨНЕ

Ур­та­ча зур­лык­та­гы бер агач 24 сә­гать дә­ва­мын­да өч ке­ше­гә су­лар­га җи­тәр­лек кис­ло­род бү­леп чы­га­ра. Ә сез­нең ур­ман һа­ва­сы­ның га­дә­ти тү­гел­ле­ген сиз­гә­не­гез бар­мы? Бу, чын­лап та, шу­лай. Ур­ман агач­ла­ры бү­леп чы­гар­ган кис­ло­род юга­ры ион­лаш­кан, шу­ңа кү­рә ул ке­ше­нең сә­ла­мәт­ле­ге өчен ае­ру­ча фай­да­лы.


Ур­ман­нар һа­ва­ны дым­лан­ды­рып һәм су­лар­га ярак­лы итеп ке­нә кал­мый, алар әле ат­мос­фе­ра ту­за­нын да тот­кар­лый. 1 гек­тар ылыс­лы ур­ман елы­на 40 тон­на ча­ма­сы ту­зан­ны, яф­рак­лы ур­ман 100 тон­на ту­зан­ны тот­кар­лый.


Язын ур­ман кар эре­гән­дә бар­лык­ка ки­лә тор­ган ар­тык дым­ны үзе­нә сең­де­рә, югый­сә яз­гы та­шу­лар һә­ла­кәт­ле бу­лыр иде. Шун­нан соң ур­ман бу дым­ны әк­рен­ләп ел­га­лар­га би­рә ба­ра. Ур­ман­нар бул­ма­са, ел­га­лар бик тиз ки­бә баш­лый.


БЕ­ЛӘ­СЕҢ­МЕ?

  • Агач­лар го­мер буе үсә.
  • 80кг ма­ку­ла­ту­ра бер агач­ны ки­се­лү­дән кот­ка­ра.
  • Мил­ли­он агач­тан якын­ча дүрт мил­ли­он тон­на кә­газь чы­га.
  • Дөнь­я­да иң киң та­рал­ган яф­рак­лы агач – ка­ен.
  • Ылыс­лы агач­лар­ның якын­ча яр­ты­сы без­нең ил­дә үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X