Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Тупсыз тормышны күз алдына китерә алмый

Безнең хоббилар ничек төрле бит, әйеме?

Безнең хоббилар ничек төрле бит, әйеме? Кемдер – сәхнә ярата, кемдер – шахмат, кемгәдер исә китап тылсымлы булып тоелырга мөмкин... Ә менә Кукмара районы Янил урта мәктәбендә, 7нче сыйныфта укучы Алинә Сәмигуллинаны тупсыз күз алдына китереп булмыйдыр. Хәер, ул үзе дә әле тормышын туптан башка күз алдына китерә алмыйдыр. Волейбол буенча Кукмара җыелма командасы составында чыгыш ясый бит Алинә. Әлеге команда республика беренчелегенә узган ярышларда һәрвакыт алдынгы урыннарны яулап килә. Узган ел, мисал өчен алар беренче урын, быел икенче урын алганнар. Кукмарада тренер Наилә Вәгыйзовна кул астында шөгыльләнсәләр, авылда аның тренеры – әтисе Раниф Сәмигуллин икән.

Тагын бер мавыгуы бар әле Алинәнең. Анысы – бадминтон. Спортның бу төре белән Янил мәктәбенең ОБЖ укытучысы Фатрахман Башаров кызыксыну уяткан. Бадминтон буенча спортчы кыз Сабада узган зона ярышларында җиңү яуларга өлгергән.

Уңышлар телибез без сиңа, Алинәкәй! «Көмеш кыңгырау»ның беренче битендә син әле беренче туплы кыз!

Ризидә Рәхмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев