Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Тугыз яшьтә – 70 роль

Сезнең актерлар чынбарлыкта ничек яши икән, дип уйлаганыгыз бармы? Әйтик, менә «Лед 2» фильмында уйнаган Виталия Корниенко ниндирәк кыз микән ул, әйеме?

Фильмда төшәр өчен бер ел буе тренер белән фигуралы шууга өйрәнә ул!  Фильмны караучылар белә: нинди генә катлаулы элементлар ясамый ул кадрда. Ә шуңа кадәр тимераякта хәтта басып та торалмаган була.

Яшь «йолдыз»га әле бары тугыз гына яшь. Ләкин... 70 рольдә уйнарга өлгергән инде кыз.  Иң беренче тапкыр рекламада ике яшендә төшкән ул.

«Миңа калса, Вита – бернидән дә курыкмаучы кеше», – ди кызы турында әнисе. Кызның тулы исеме – Виталия – «тормыш белән тулы» дигәнне аңлата. Аның тормышы чынлап та гөрләп тора. Кыз «И шарик вернется», «Обмани, если любишь», «Пятый этаж без лифта», «Сломанные судьбы» кебек фильмнарда төшеп популярлык казана. «Форс-Мажор», «Звоните Ди Каприо», «Психологини» телевизион  проектлар да уңыш китерә аңа.

Ә фильмга төшмәгән араларда Вита мәктәптә укырга, тимераякта һәм самокатта шуарга, чүлмәк ясау серләрен үзләштерергә өлгерә! Киләчәктә ул режиссер булырга хыяллана!

 

Кызыклы фактлар

«Лед 2» фильмында күпчелек кадрлар кыш көне бара. Ләкин 2019 елның декабре карлары белән сөендермәде. Шунлыктан картина авторларына геотекстиль тукымага биоцеллюлоза сиптерергә туры килә. Тотып карамыйча аны чын кардан аерып та булмый. Бигрәк тә экран аша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев