Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Туңдырма турында ниләр беләсез?

24нче гыйнвар көнне баллы бәйрәм - Халыкара эскимо көне билгеләп үтелә. Димәк, туңдырма яратучылар үзләренә рәхәтләнеп бәйрәм оештыра ала.

Әлеге туңдырманы балачактан бөтенебез дә яратып ашыйдыр. Туңдырма диюгә, эссе җәй айлары искә төшә, авызда татлы тәм барлыкка килә. Башкача мөмкин дә түгел: туңдырманың – эскимоның бит аның эче дә, тышкы ягы да бик баллы!

“Эскимо” француз теленнән тәрҗемә итсәк, “эскимослар костюмына охшаган балалар комбинезоны” була икән. Шоколадлы шикәр ширбәтенә төренгән туңдырманы Америкада 1920 елда уйлап табалар, ә аның агач таякчыгы бары тик 1934 елда гына барлыкка килә.

Советлар Союзында бу туңдырма 1937 елда чыгарыла башлый һәм халыкның иң яраткан ризыгына әйләнә.

Бүген туңдырманы сайлаганда иң элек этикеткасына нәрсә язылганын укырга кирәк. ТУ хәрефләре язылган булса, акчагызны әрәм дә итмәгез. Мондый туңдырмада файдалы матдәләр бөтенләй юк, ә химикатлар, киресенчә, артыгы белән. Андый туңдырмага үсемлек майлары, барыннан да элек арзанлы пальма мае кушылган була.

ГОСТ билгесен тапсагыз, алдыгызда сөттән эшләнгән чын десерт дигән сүз. Ул тәмле генә түгел, файдалы да булыр.

 

Бу татлы ризык белән бәйле берничә кызыклы факт тәкъдим итәбез.

Туңдырма 5 мең еллар элек барлыкка килә. Аны кытайлар ачкан дип саныйлар. Чөнки алар, беренчеләрдән булып, табынга туңдырылган җиләк-җимеш соклары бирә башлыйлар.

Гиппократ туңдырманы эсседә дару буларак кулланган.

Рим императоры Нерон үзенең сараенда махсус бүлмәдә таудан алып кайткан боз саклаган. Ул аны җиләк-җимешләр белән бизәп ашарга яраткан.

Александр Македонский да салкын десерт ашап көч җыя торган булган. Тарихчылар аны кар белән нектар яки бал кушып ашарга яраткан дип сөйли.

Иң танылган туңдырма төре – ванильле. Аны француз кулинары Жерар Тирсен 1649 елда ук уйлап тапкан. Икенче урында каймаклы, аннан соң шоколадлы һәм җир җиләкле туңдырма килә.

1920 елда америкалы Кристиан Кент Нельсон пломбирны шоколад белән капларга уйлый. Бу вакытта ул туңдырма сата һәм эскимос халыклары турында фильм төшерә торган була. Шуңа да шоколодлы туңдырманы «эскимос пирогы» дип атый. Соңрак бу төр эскимо дип кенә йөртелә башлый.

Канада ширкәте ясаган 10 килограммлы туңдырма-торт Гиннесның рекордлар китабына кертелгән. Аны эшләү өчен 9 тонна туңдырма, 90 кг бисквит һәм 136 килограмм шоколад валчыгы кирәк булган. Торт Торонто шәһәрендә тәкъдим ителгән.

Туңдырманың төп өлеше – һава. Ул аңа йомшаклык һәм тәм бирә. Әгәр туңдырмада һава булмаса, ул таш кебек каты булыр иде.

 Дөньяда туңдырманың 700дән артык төре бар. 

 

Туңдырма яратасызмы? Аны өйдә дә эшләргә мөмкин.

Шушы бәйрәмгә туры китереп, бүген тагын бер кат туңдырманың тәмен тоеп алырга тәкъдим итәбез!

Җиңел генә рецепт белән бүлешәбез.

Тиз, җайлы эшләнә, балачактагы туңдырма тәме килә. Тәме фантазиягезнең байлыгыннан тора. Чикләвекләр, җиләк-җимеш, шоколад, карамель өстәп, тәмен үзгәртә аласыз. Аларсыз гына да искитмәле тәмле була.

Ингредиентлары:

500 мл 33 процентлы каймак (сливки)

 200 г куертылган сөт (сгущенка)

 2 г ванилин.

Каймакка ванилин салып, миксер белән куерганчы күпертәбез. Аннары куертылган сөт салып, 30 секунд кабат болгатабыз. Контейнерларга салып туңдыргычка куябыз.

Катнашма яхшы кабарсын өчен бер сере бар. Каймак та, миксерның венчигы, болгата торган савыты да салкын булырга тиеш. Бик аз да болгатмагыз, бик күп тә. Күп болгатсаң, мае аерыла башлый. Куерып китеп, миксер артыннан рәсем ясалып кала башлагач туктагыз. Кашыкка алсагыз, әйләндергәч кашыктан төшмәскә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ???гел уйламас идем, эскимо шулай тәрҗемә ителә дип...

    • аватар Без имени

      0

      0

      ♥️♥️♥️