Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

«Тикток»лылар заманы

Тик Ток кушымтасы яңа биюләрне трендка кертте.

Эффектлы видеороликларның төп герое булу – үз-үзеңне күрсәтү ысулы да, менә дигән аралашу чарасы да! Башка блогерларны уңышларың белән таныштыру, яңа бию техникаларын үзләштерү, үзең дә кем өчендер остаз булу – шәп ич!

Бу күңелле социаль челтәрнең төп аудиториясе 12-17 яшьлек яшүсмерләр санала. Өч ел эчендә кулланучылар саны исә миллиардка җиткән.

Тик Токтагы dance-культурада төп кагыйдә – кагыйдәләрнең булмавы.

Иң популяр юнәлешләргә күз салыйк әле.

Shuffle dance. Әлеге бию шуышучы адымнарны хәтерләтә, биюче идәннән очып кына барган кебек тоела. Шаффлны теләсә нинди музыкага биеп була. Монда иң мөһиме – ритмлы төгәл битлар булу! Австралиядә барлыкка килгән бу бию хәзерге вакытта социаль челтәрләрдә бик популяр.

Foot Shake dance – ике кешелек бию. Төп игътибар аяклар белән ясалган хәрәкәтләргә бирелә. Һавага сикергәндә, синхрон рәвештә төрле пируэтлар ясаганда, башкаручылар бер-берсен уздырырга тырыша. Мондый видеороликларны төшергәндә, Тик Токта еш кына «Дуэт» режимын кулланалар.

With Spiderman And Thanos dancing анима-комикслардагы Халк, Танос, Үрмәкүч-Кеше һәм башка супер-геройлар булып биюне күздә тота.

OH NA NA NA vs DiDi – дөньяның төрле почмакларында яшәүче яшьләр катнашучы Dance Challenge. Кызлар һәм малайлар ике композициянең берсен сайлап алып, бию хәрәкәтләре ясыйлар.

2019 елның сентябрендә 14 яшьлек Джалайа Хармон уйлап тапкан Renegade биюе дә чын мәгънәсендә «вируслы» бию булды. «Lottery» җыры нигезендә хәзер аңа ияреп миллионлаган яшүсмер терсәкләр «биетә». Караулар буенча да лидерлар рәтендә йөри ул.

«Тикток»чыларның тагын бер яраткан мавыгуы – танылган һәм бигүк танылмаган рэперларның такмаклары астында Хип-хоп бию. Авторның динамик хәрәкәтләрен кабатлау – күпме энергия һәм яхшы кәеф өсти ул, шулай бит?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев