Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

TikTok – зур мөмкинлекләр платформасы ул

Гаджетларсыз күз алдына китерү кыен хәзерге заманны. Билгеле ки, гаджетлар барлыкка килү белән төрледән-төрле, кызыклы һәм үзенә ничек тә җәлеп итә алырдай кушымталар (приложения) бер-бер артлы күренгәли башлады. Бүгенге көнгә күз салсак, яшьләр һәм балалар арасында иң еш кулланыла торган кушымта – ул TikTok.

Ә нәрсә икән соң ул? Нидән гыйбарәт икән? Бу язмамда аз гына шулар турында сөйләшербез.

TikTok – тиз арада үсеш һәм популярлашу өчен зур мөмкинлекләр платформасы ул. Гадәттә, ул кыска, шул ук вакытта ниндидер яңалык һәм юмор белән баетылган видеороликларны үз эченә ала. Анда теләге булган һәркемнең үз видеоларын төшереп, урнаштыру мөмкинлеге бар. Моның өчен аңа бар уңайлыклар каралган: төрледән-төрле фильтрлар, сыйфатлы маскалар һәм хәтта ясалма макияж ясау мөмкинлеге бар. Гадәттә, әлеге видеоларны төшерергә зур һәм кыйммәтле камералар таләп ителми, кулыңдагы гади телефон да җитә кала. Димәк, иң мөһиме теләк: ал да төшер!

 

Төшерәсең килмәсә – кара!

TikTokка видеолар төшерү, билгеле, мәҗбүри түгел. Әгәр дә инде синең төшерергә һәм төшәргә теләгең юк икән, башкалар төшергәнне карый аласың. Монысы да бик уңайлы эшләнелгән: синең кызыксынуларны күз уңында тотып, һәркемгә индивидуаль «лента» чыга. Аны әлеге платформада «рекомендации» дип атыйлар. Анда инде син кайсы өлкә белән кызыксынасың һәм нинди видеоларны аеруча ошатып карыйсың, нәкъ шундыйлары үзеңә тәкъдим ителә.

Ашыгып нәтиҗә чыгарма

TikTok ны бик күпләр юньсез һәм мәгънәсез видеолар тулы кушымта, дип атый. Бу бер дә алай түгел, дуслар. Ашыгып карар чыгарганчы, аның бар нечкәлекләре белән танышсак иде. Чөнки TikTokта бик файдалы һәм күңелне күтәрердәй видеолар җитәрлек. Рецептлар, уку өчен өстәмә материаллар, кул эшләре, җыр, иҗат, мода һ.б. җитәрлек анда. Әйткәнемчә, үзеңә туры килердәй өлкә белән кызыксынып китсәң, бу кушымтада «батып калу»ың да бик ихтимал. Әмма шәп кушымта таптым дип, эшләреңне һәм дөньяңны онытып җибәрә күрмә!

Яхшымыгамы бу, ямангамы?

Тулаем алганда, бар дөнья диярлек TikTok эчендә кайный башлады инде. Җырчылар һәм актерлардан алып күп кенә уку йортлары һәм шәхси предприятиеләргә кадәр әлеге кушымтада теркәлә башлады. Яхшыгамы бу, ямангамы – без хәл итмибез.

Ә мин сезгә бары тик буш вакытыгызны файдалы һәм кызыклы үткәрүегезне теләп калам!

Гөлназ Әхмәдиева, Балтач районы, Түнтәр мәктәбе.

 

Син TikTokта бармы? Бу социаль челтәр нигә популярлаша бара дип уйлыйсың?

Шушы сорау белән без берничә укучыга мөрәҗәгать иттек.

 

Әйе, мин TikTokта бар. Минемчә, ул танылган җырчылар белән популяр. Безнең мәктәптә бигрәк тә Kangi җырларын яраталар һәм TikTokка мини клиплар, аларга биюләр уйлап төшерәләр. Kangi әле 2020 елда гына җырчы буларак күренә башлады. Ул үзенең йөзен ачмый, тик аз-маз гына видеоларын чыгара. Беренче җырыннан ук без аны яраттык. Ә инде иң яратканы «Эйя».

Үзара ачуланышсак, Кангиның сүзләрен үзгәртеп «друзей не меняем на ссоры» дип дуслашабыз. TikTok үзенең яңа трендлары, биюләре белән үзенә тарта. Кайвакыт анда беркайда да булмаган җырларны куялар. Ул күп информациягә да бай.

Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы мәктәбе, 6нчы сыйныф

 

Бар. Минемчә, бу социаль челтәрдә кешеләр үзләренең төрле һөнәрләрен күрсәтә ала, шуңа ул популяр да. Биредә һәркем үзенең күңеленә ошаган мәгълүмат таба ала.

Алмаз Әхмәдиев, Балык Бистәсе, Күгәрчен мәктәбе, 6нчы сыйныф.

 

TikTokта күпмедер вакыт булып алдым да аннан ничектер туктадым.  Карантин вакытта күп кеше анда видеолар төшереп куя башлады, мин дә шулай кереп киткән идем. TikTok – ул яшьләр тормышын чагылдыра һәм күпчелек кеше бер-берсенә интернет аша ярдәм кулы суза.

Әдилә Ибәтуллина, Актаныш районы, Пучы мәктәбе, 8нче сыйныф

 

 

Хәзер күп кенә яшьләр шунда күчтеләр бит инде, бөтенесе дә шунда видео төшерә, аудитория җыя. Миңа калса, анда подписчиклар жыюы, популяр булуы җиңелрәк. Берәр интернет челтәрендә язылучыларың күп булып, рекомендациягә чыга алсаң, сине таный башлыйлар.

Әдилә Мингарипова, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе, 9нчы сыйныф

 

 

Минемчә, хәзер һәр заманча кеше бу челтәрдә бар. Әти-әнием турында әйтеп тә тормыйм, хәтта әбиемнәр дә теркәлгән. Бу сәер тоелса да, TikTok тагы контентны кабул итәргә уңайлы. Аннан бөтенесе дә, хәтта әби-бабайлар да җиңел файдалана. Максималь уңайлылык! Кеше монда үзенең иң яраткан әйберен таба ала – мотивацион, фәлсәфи, хоббилар турындагы роликлар... Кеше үзенең индивидуальлеген күрсәтә ала. Аны үзеңнең брендың белән акча эшләү өчен кулланырга да була. Популярлык сере шунда.

Илүзә Сабирова, Казан шәһәре, 2нче гимназия, 8нче сыйныф

 

 

Мин TikTokка еш кына керәм, ләкин ул файдалы дип уйлыйм. Чөнки бар кеше дә үзенә ошаган теманы карап аңлый ала, яңа мәгълүмат таба. Шуңа күрә ул бүгенге көндә популяр дип саныйм.

Исламия Халикова, Казан шәһәре, 16нчы гимназия, 8нче сыйныф

 

TikTokта мин юк. TikTokка кермим, чөнки анда вакыт тиз үтеп китә. TikTokта – кыска видеолар, информация күп һәм кызык итеп бирелә. Яшьләр бер социаль челтәрдә генә тормыйлар бит, алар һаман да яңаракны һәм кызыгракны эзлиләр – популярлыкның сере, минемчә, шунда.

Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы, Кече Кирмән мәктәбе, 8нче сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев