Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Телләр турында кызыклы фактлар

Дөньяда барлыгы 7174 тел бар дип исәпләнә. Якынча ике атна саен 1 тел онытыла, юкка чыга икән.

1. Дөньяда иң киң таралган тел нинди? (Кытай теле, 1 миллиардтан артык кеше сөйләшә)

2. Иң борынгы тел нинди тел? (Кытай теле)

3. Иң күп терминнар һәм иң күп сүзләр кайсы телдә? (Инглиз телендә. Ул терминнар теле булып санала. Татар телендә дә инглиз терминнары күп - гаджет, компьютер, телефон һ.б.)

4. Күп телләрдә бертөрле яңгырый торган ике сүз? (Мама, папа.)

5. Бөтен алфавитларда да булган хәреф? (А хәрефе)

6. Иң борынгы хәреф? (О хәрефе)

7. Татар алфавитында ничә хәреф бар? (Татар хәрефләрен санап күрсәтегез. ҖҢӨӘҺҮ)

8. Нинди татар язучыларын һәм шагыйрьләрен беләсез?

9. Ничә илдә инглиз теле дәүләт теле булып санала? (53 илдә.)

10. Уильям Шекспир ничә сүз белгән? (24000 сүз, шуның 1700 үзе уйлап чыгарган.)

11. Кайсы телне укытучыдан башка гына, үзлектән өйрәнеп булмый? (Япон телен.)

12. Иң җиңел тел? (Фин теле. Анда сүзләр ничек ишетелә, шулай языла.)

13. Иң озын алфавит кайсы телнеке? (Камбоджа алфавиты - 74 хәреф. Иң кыска алфавит - Тын океанда урнашкан Бугенвиль утравында яшәүче халыкларныкы - 12 хәреф.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев