Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Телефонның аккумуляторы озак эшләсен дисәң

Күп кеше заманча смартфоннарның аккумуляторлары тиз утыруына зарлана. Әмма аларның озак эшләве үзебездән тора.

Сез дә күпләр кебек телефонны төннәрен зарядкага куеп калдырырга яратасыз икән, белегез, болай эшләргә кирәкми.

Бу очракта гаджет 100%  зарядка җыя һәм аннары да электр алуны дәвам итә. Аккумулятор зур йөкләнеш кичерә, шул рәвешле аның хезмәт итү вакыты кыскара.

Гомумән, телефонны тулысынча электр җыйдырмаска, зарядканы 80-90% дәрәҗәсендә тотарга киңәш итә белгечләр. Һәм көн дәвамында (кирәк булганда) берничә тапкыр тулыландырып торырга.

Хәзер һәр җирдә диярлек кул астында розетка бар, эштә булганда да көнгә 2-3 тапкыр телефонны зарядкага куеп алу кыен түгел.

Шушы киңәшләрне тотсагыз, һәрвакыт элемтәдә булырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: телефон