Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

ТЕЛЕФОНГА УРНАШТЫРУ ӨЧЕН ТАТАРЧА КЛАВИАТУРА САЙЛЫЙБЫЗ

Әгәр дә сез телефоныгызда һаман да татар сүзләрен бозып язасыз икән, телефоныгызга урнаштырыр өчен татарча клавиатуралар исемлеген тәкъдим итәбез.

✅«Тиз.яз» кушымтасы ярдәмендә татарча текстлар бастырырга мөмкин, ә клавиатурага кертелгән сүзлек күп вакытны саклап калырга ярдәм итәчәк. 4,2йолдыз белән бәяләнгән. "Сүзлектә сүзләр бик аз," - дип комментарий калдыручылар бар.

✅"Татарская клавиатура" - татар телендә язарга мөмкинлек бирә торган кушымта. Бу кушымта 3,8 йолдызлы. Ул башка клавиатуралар белән янәшә урнаша һәм теләгән очракта рус яки инглиз клавиатурасына тиз генә күчәргә мөмкин.

Әлеге кушымтаның җитешсезлеге: биредә берничә хәреф башкалары астына яшеренгән. ь, ъ, х, щ, ж, ц, һ хәрефләрен табар өчен билгеле бер хәрефләргә озаграк итеп басып торырга һәм тиешлесен сайлап алырга туры килә. Ләкин бу артык авырлык тудырмый.
.
✅Tatar Keyboard - шулай ук бөтен хәрефләрнең дә булмавы белән аерыла. Ләкин алар алдагы төрдәге кебек башка хәрефләр белән бергә урнаштырылган. Сүзлек булуы уңайлы. Гомумән алганда, канәгатьләнерлек кушымта.
.
✅1С клавиатура - әлеге клавиатураның телләр исемлегендә татар теле дә бар. Ул хәрефләрнең бик эре форматта булулары белән үзенчәлекле. Начаррак күрүчеләр, олы яшьтәгеләр өчен менә дигән кушымта. 
________

Телефоныгызда нинди операцион система булуга карап (Android яки iOS), кушымталар исемлегендә кайбер төрләр чыкмаска мөмкин.

ЧЫГАНАК: https://www.instagram.com/tat.tele/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Спасибо за информацию.