Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

«Текә борычлар»!

Сез ша­ян, зи­рәк һәм тап­кыр­мы? Дөнь­я­га юмор бе­лән ка­рый бе­лә­сез­ме? Нәкъ ме­нә сез­нең ке­бек шук кү­ңел­ле егет­ләр-кыз­лар өчен мәк­тәп­ләр­дә ШТК (КВН) ко­ман­да­ла­ры эш­ли. Ә ме­нә Чал­лы­ның 52нче мәк­тә­бен­дә­ге ШТК ко­ман­да­сы ори­ги­наль исем бе­лән – «Те­кә бо­рыч­лар» дип ата­ла икән.

Чал­лы­ның 52нче мәк­тә­бен­дә­ге ШТК ко­ман­да­сы – «Те­кә бо­рыч­лар» та­тар те­лен­дә чы­гыш ясау­чы си­рәк ко­ман­да­лар­ның бер­се. Исем­нә­ре җи­сем­нә­ре­нә ту­ры ки­леп то­ра – алар, чын­нан да, те­кә­ләр! Егет­ләр – Ил­дар Хөс­ни­мәр­дә­нов, Бу­лат Фаз­лы­ев, Му­са Аху­нов ШТК­га ин­де икен­че ел  йө­ри­ләр икән, ша­я­рыр­га да, сәх­нә­дә чы­гыш ясар­га да өй­рә­неп бет­кән­нәр.  Кыз­лар – Али­нә Гыйль­ма­но­ва бе­лән Ләй­сән Ха­бет­ди­но­ва ко­ман­да­га бы­ел гы­на ку­шыл­ган­нар.  Һәм «Те­кә бо­рыч­лар» ин­де шу­шы яңа сос­тав­та «Ша­ян­нар һәм тап­кыр­лар клу­бы»­ның шә­һәр­кү­ләм фес­ти­ва­лен­дә кат­на­шыр­га да өл­гер­гән. Хә­зер алар де­кабрь аен­да уза­чак фи­нал ярыш­ла­ры­на әзер­лә­нә­ләр.

«Ша­ян чы­гыш­лар­ны без үз тор­мы­шы­быз­дан ала­быз», – ди­ләр «Те­кә бо­рыч­лар». Уңыш­лар те­ли­без сез­гә, егет­ләр-кыз­лар!

Ри­зи­дә Рәх­мә­тул­ли­на.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев