Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Театр яшәргә өйрәтә

“Театр яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә.” Миләүшә Хәсәнова язмасы.

Моннан 1 гасыр элек яшәгән халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай сүзләре бүгенге көн өчен дә актуаль. Ни өчен дисәк, театр яшәргә өйрәтә, үткәнең, киләчәгең турында уйларга мәҗбүр итә. Театрда уйналган рольләр – ул мин, бәлки синдер, ә бәлки аның язмышыдыр.

Өлкән яшьтәге абый-апаларның һәркайсысы Г.Камалның “Беренче театр”ын, К. Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”ын, “Зәңгәр шәл”ен карамыйча калмагандыр. Чөнки аларның яшьлек еллары театр дөньясында узды. Ә бүгенге яшь буынга “театр” сүзе кыргыйрак яңгырый. Чөнки алар зәңгәр экраннардан күбрәк мультфильмнар карарга күнеккән.

Драматургия өлкәсе – бик үзенчәлекле һәм бик бай. Драматург Галискәр Камал – татар театрының нигез ташларын салучы, классик комедияләр тудыручы шәхес. К. Тинчурин - күренекле драматург, талантлы артист, режиссер һәм оештыручы, киң эрудицияле сәхнә теоретигы һәм оста хикәяче. Бүгенге көн драматурглары – Т. Миңнуллин, Д.Салихов, Ф.Садриев, Амануллалар (Әмир Камалиев) да төшеп калганнардан түгел. Аларның әсәрләре театр артистлары һәм үзешчән халык артислары тарафыннан сәхнәләрдә даими уйнала.

“2019 ел - Театр елы” уңаеннан Вәрәшбаш авыл клубында бик кызыклы чара узды. Тамашаны китапханәче Алия Сәхәбетдинова белән Ислам Хәсәнов “Беренче театр” спектакленең заманча итеп үзгәртелгән өзеге белән башлап җибәрделәр. Аннан залга җыелган тамашачылар белән К. Тинчурин исемендәге драма театрына виртуаль сәяхәтне клуб мөдире Рамил Сахаутдинов алып барды. Ул К.Тинчурин театрында эшләүче якташларыбыз Гөлчәчәк Хафизова, аның тормыш иптәше Ирек Хафизов, Зөфәр Харисов, Артем Пискунов, аның хатыны Резеда Сәләховаларның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Миләүшә Хәсәнова ясаган видеороликтан кызыклы фотолар һәм спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде.

Тамашаны авылдашыбыз Ислам Хәсәнов үзе иҗат иткән җырларын башкарып дәвам итте. Бик кызыклы һәм күңелле бәйрәм чарасы булды.

Миләүшә Хәсәнова, Вәрәшбаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев