Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Татарстан музейлары

Бүгенге көндә Татарстанда 400дән артык музей бар.

Татарстанның Милли музее 1895 елда Казанда ачылган. Музей экспозициясенең нигезендә төбәкнең танылган археологы, тарихчысы, коллекционеры Андрей Лихачевның шәхси тупланмасы ята. Музей Кунак сарае бинасында урнашкан.

Бүгенге көндә музейның 800 мең берәмлектәге фонды бар. Иң кыйммәтле коллекцияләрдән булып түбәндәгеләр санала: Болгар коллекциясе, Мисыр һәм антик, алтын тәңкәләр, XVII гасырның борынгы төргәкләре, Казан татарларының декоратив-кулланма сәнгате, Державинның мемориаль, тарихи таксидермия истәлекләре коллекцияләре.

«Казан Кремле» – Татарстанның тарихи-мәдәни мирасын чагылдырган музей-тыюлык. 2000 елда Казан кирмәне (Кремле) ЮНЕСКО бөтендөнья мираслары исемлегенә кертелде. Бүген ул өлешчә төзекләндерелгән урта гасыр ныгытмасын хәтерләтә. Кремль территориясендә «Татарларның һәм ТРның дәүләтчелек тарихы» музей-мемориаль комплексы, Идел буе ислам мәдәнияте музее, «Эрмитаж – Казан» үзәге, Милли сәнгать галереясе, Бөек Ватан сугышы музей-мемориаллары урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев