Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Татарстан мәктәпләре өчен яңа проект!

Яңа уку елыннан республикабыз мәктәпләрендә янә бер проект эшли башлаячак. Балаларны ни белән кызыксындырмакчы булалар?

Яңа уку елыннан Татарстан мәктәпләрендә «Экология – мәктәптә» исемле яңа экология-белем бирү проекты эшли башлаячак. Аның төп максаты – балаларда республикабыз табигате, экологик торышы белән кызыксыну уяту.

Моның өчен дәреслекләр языла, мобиль кушымталар, интерактив уеннар һәм «Яшел Татарстан» сайты әзерләнә. Әлеге сайт 1 сентябрьдән эшли башлаячак, ди бу проект материаллары әзерли торган «Татармультфильм» оешмасы җитәкчесе Азат Ганиев. Әлегә беренче һәм бишенче сыйныфлар өчен дәреслекләр әзер икән инде. Балалар белән экология мәсәләләрен хәл итәчәк геройлар да билгеле: Экомэн һәм Алтынчәч. Экомэн – көчле, һәр авырлыкны җиңә алучы герой, ә Алтынчәч милли җыелма образ буларак тәкъдим ителә. Балаларда экология проблемалары белән кызыксыну уяту һәм табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү кызыклы уеннар ярдәмендә чынга ашырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев