Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Татарстан авылларында сатучысыз кибетләр эшли башларга мөмкин

“Акыллы” авыл кибете “Цифрлы авыл” проекты кысаларында булдырыла.

Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарында сынау режимында сатучысыз авыл кибетләре эшли башларга мөмкин. Бу проект Лаешта “Татарстанда Кыр көне-2019” экспозициясендә тәкъдим ителә.

“Акыллы” авыл кибете “Цифрлы авыл” проекты кысаларында булдырыла. Бу үзенә күрә мультибокс, тулысынча автоматлаштырылган бина. “Цифрлы авыл” проектының асылы шул: һәр авылда без компьютерны яхшы белгән кешене билгелибез, аны тагы да яхшырак өйрәтәбез, ә ул авылдашларына ярдәм итә. Балык Бистәсендә 13 авылда без проектны сынап карадык”, – дип сөйләде “Цифрлы авыл” проекты авторы Булат Җамалиев “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, проект авыл кешесе өчен гадәти мохитне үзгәртүне күздә тота. “Авыл кибете, авыл советы кебек җәмәгать урыннарда Интернет ресурсларга керә алырлык мөмкинлекләр бирәбез. Ягъни, кеше кибеткә килеп, сатучы аша товарга заказ бирә ала”, - диде ул.

Булат Җамалиев әйтүенчә, сатучысыз кибеттән товар сатып алу авыл кешесенә кыенлык тудырмый. “Цифрлы авыл” проектында кешеләр башта теркәлергә тиеш. Сайланган товар автоматик рәвештә Интернет “кәрҗин”гә керә. Җирле җитештерүчеләргә дә кибет киштәсендә урын табылырга мөмкин.

“Кешенең йөз геометриясе теркәлә, кибеткә килгәч, система шундук аның йөзен таный. Кеше кирәкле товарларны ала, әгәр ошамаса, кире куя. Нәрсәдер алса, акчасы автоматик рәвештә салдырыла. Акчасы җитмәсә, товарны киштәгә куеп тора, “кәрҗин”еннән кире салдырыла. Авылларда билгеләнгән вәкил авылдашларына онлайн заказ бирергә, мультибокста сатып алу өчен теркәлергә дә ярдәм итә”, - диде Булат Җамалиев.

Бу проект сынау рәвешендә Балык Бистәсе һәм Лаеш районында гамәлгә ашырылачак. Быел “Цифрлы авыл” проектына 500 авылны тоташтыру ниятләнә. “Вәкилләрне табачакбыз, ә кибет булдыру турында аннары уйларбыз. Бу шактый зур ресурслар таләп итә. Бәясе 1 млн сумга якын. Камералар да кую кирәк булачак”, - диде проект авторы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/03/189173/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев