Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Тарихка билгеле вундеркиндлар

Акрит Йасуал. Һиндстанда туган бу малайны иң яшь табиб дип атыйлар. Биш яшьтә ул инде анатомияне су урынына эчә, Шекспир әсәрләрен яратып укый. Ә җидедә җирле хастаханәдә беренче операциясен ясый.

Акрит Йасуал. Һиндстанда туган бу малайны иң яшь табиб дип атыйлар. Биш яшьтә ул инде анатомияне су урынына эчә, Шекспир әсәрләрен яратып укый. Ә җидедә җирле хастаханәдә беренче операциясен ясый. Хәзерге вакытта Акрит медицина университетында укый һәм яман шеш авыруына  каршы дару эзләү белән шөгыльләнә.

Ким Унг Ионг - хәзерге вакытта дөньядагы иң акыллы кеше. Ул өч яшендә университетның физика факультеты студенты була, ә алтыда аны «5ле»гә генә тәмамлый. Җиде яшендә Кимны АКШка эшкә чакыралар, 15тә ул фәннәр докторы исемен ала. Бүген Ким Кореяның кечкенә бер шәһәрчегендә  югары уку йортында укыта.                                                                              

Уильям Джеймс Сайдис яшь ярымлык вакытта укырга өйрәнә, сигездә дүрт китап яза һәм җиде телдә иркен аралаша. Ул белгән җиденче тел «вендергуд» дип атала, аны малай грек теле нигезендә үзе уйлап таба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев