Көмеш кыңгырау

Таныш булыгыз!

Сайтыбызда Лилия Исхакова балалар өчен татар телендә китап чыгару өчен краудфандинг ысулы белән фикердәшләр эзли, дип язган идек. Китапның кайсы нәшриятта чыгачагы билгеле булды. Төп герой - бәләкәй кызчык Бану образы да әзер.

"Таныш булыгыз! Бу - Бану һәм аның яңа дусты! Алар "Бану маҗаралары" дип исемләнгән китапның төп каһраманнары. Китапның авторы - Лилия Исхакова. Әлеге образларны китапның иллюстраторы, талантлы рәссам – Динара Гәлиева иҗат иткән. Китап “Юлбасма” нәшриятында чыгачак. Үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләренә нигезләнеп, татар һәм инглиз телләрендә дөнья күрәчәк дип карар кылынды. Чыгу вакыты итеп бу көзнең ноябрь ае билгеләнгән. Китапның форматы 20*20 см. Күләме – 36 бит, каты тышлыкта. 
Краудфанд акрын гына финишка якынлаша, соңгы 14 көн калып бара. Алдан заказ бирергә ашыгыгыз һәм дусларыгызга бу хәбәрне җиткерегез!" - дип хәбәр итә Лилия Исхакова үзенең инстаграм битендә.

Сылтама https://www.instagram.com/lily_tatar/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: