Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

«Тамчы-шоу»да үзгәрешләр көтелә

«ШАЯН ТВ» каналындагы тапшырулар һәр сезон саен үзгәрешләр кичерә.

«ШАЯН ТВ» каналында «Тамчы-шоу» тапшыруы буенча экспертлар белән очрашу узды.

«ШАЯН ТВ» каналындагы тапшырулар һәр сезон саен үзгәрешләр кичерә. Бу очракта да мөхәррирләр тамашачылар фикерен истә тотып, экспертлар белән киңәшләшеп эшли. Бүген узган очрашуда «Яңа Гасыр» ТРК» АҖ генераль директор киңәшчесе Разил Вәлиев, А.Алиш исемендәге 20 гимназия директоры Рәхимә Арсланова, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан әйдәп баручы киңәшче Ләйсән Гайфуллина катнашты. Тапшыруның мөхәррире Сәрия Хөсәенова алга таба булачак үзгәрешләр белән таныштырды. «Без моңа кадәр билгеле бер тема буенча гына эшли идек. – диде ул, – Хәзер бер тапшыруда берничә юнәлешне колачлап алырга уйлыйбыз. Сораулар кызыклы булсын, дип тырышабыз. Безне караучы тамашачылар мавыгып китеп, мин дә катнашыр идем, дип уйларга тиеш», – диде.

Экспертларны катнашучыларга сорауларның алдан бирелү-бирелмәве дә кызыксындырды. «Хәзер сорауның дүрт вариант җавабы бирелә. Укучыларга күпкә җиңелрәк булачак. Сораулар да мәктәп программасы кысаларында уза торган темаларны үз эченә ала. Ләкин телевизион тапшыру, дип кенә карарга кирәкми. Бу бит әле бәйге дә. Укучыларда җиңү теләге дә көчле була», – дип җавап бирде тапшыруны әзерләүчеләр.

«Тамчы-шоу» телевизион проекты инде 2006 елдан бирле эфирда. Анда 5 000нән артык бала катнашкан. Россия төбәкләреннән дә катнашучылар күп. Тамашачылар инде яңартылган тапшыруларны бик тиздән зәңгәр экраннар аша «ШАЯН ТВ» каналында күрә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев