Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Табигатькә мәхәббәт китаптан башлана

Табигать ул — безнең әйләнә-тирәбез, туган ягыбыз, туган җиребез...

Суларын эчеп туймас чишмәләребез, су коенган инешләребез, җиләкле аланнарыбыз, урман-кырларыбыз. Без шул табигатьтә яшибез. Ул безне тудыра, безгә дәрт-дәрман биреп тора, көч-куәт өсти, сәламәтләндерә, матурлый, сафландыра, илһамландыра...

Матур әдәбиятның балалар хисләренә тирән йогынты ясавы, тәрбияли, мәхәббәт уята алуы һәркемгә мәгълүм.

Экологик тәрбия бирү өчен дә шигырьләр һәм әкиятләрнең әһәмияте зур. Язучылар һәм шагыйрьләр бу мәңгелек һәм актуаль темага зур игътибар бирәләр. Алар әсәрләрендә, бер яктан, балаларда табигатьнең матурлыгын күрә белү сәләте, мәхәббәт хисе һәм аңа сакчыл мөнәсәбәт тәрбияли; икенче яктан, аланың күзаллауларны баета, табигатъ күренешләрен аңларга ярдәм итә.

Безнең Чаллы язучылары: Факил Сафин, Рәшит Бәшәр, Зимфира Исламова, Әлфия Ситдыйкова үзләренең шигырьләрендә укучылар күңеленә кошлар, җәнлекләр, җир-сулар һәммәсе дә безнең дусларыбыз дигән гыйбарә салып куялар.

Шуның аша табигатькә сакчыл караш тәрбиялиләр, балаларны табигатьтәге һәр мизгел белән соклана белергә өйрәтәләр.

Ф. Сафин шигырьләрендә кошларны, бөҗәкләрне, җәнлекләрне, төрле табигать күренешләрен бик кызыклы һәм тере итеп сурәтли: “Тутый кош”, “Ябалак”, “Үрдәк-командир”, “Кырмыскага ни булган”, “Җәйге буран”. Мәсәлән, “Яңгыр яуганда” шигыре – моның ачык мисалы:

Җилләр исеп киттеләр,

Җиргә яңгыр сиптеләр.

Сөенделәр үләннәр,

Яшелләнде үзәннән.

Зимфира Исламова “Матур көн”, Әлфия Ситдыйкова “Серле дөнья» китаплары белән табигатънең матурлыгын, серлелеген күрергә ярдәм итәләр. Табигать гаҗәеп могҗизаларга бай – ул беркайчан да кабатланмый. Шуңа күрә балаларны гадәти күренешләрдә яңалык, серләр эзләргә һәм табарга өйрәтергә кирәк! Бала табигать белән аның матурлыгын өйрәнгәч кенә якыная.

Рәшит Бәшәрнең “Былбыл оясы”, “Ачык капка” китапларында бу тема ачык күренә. Нәни дусларыбыз әйләнә-тирә дөньяның кабатланмас матурлыгын сурәтләгән китаплар белән Шәһәр Үзәк китапханәсенең Татар телен һәм туган якны өйрәнү бүлегендә таныша алалар. Бала чактан ук балалар иглеклелек һәм наз эчендә үсәләр икән, аларда да барлык тереклекне, табигатьне саклау һәм ярату теләге туа. Ә алга таба мондый мөнәсәбәт аларның һәр эшендә, гамәлендә булачак.

Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсенең Татар телен һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәре Миләүшә Мөхәмәдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев