Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Суыкта ничек җылынырга?

Арабызда һәрвакыт салкын куллы кешеләр була. Аларның җәйге челләдә дә куллары җылынмаска мөмкин. Өстәвенә, кыш көне урамга чыгуга бөтен тән туңа башлый! Мондыйлар өчен кыш айлары чын мәгънәсендә сынауга әйләнә.

Батареяләрнең генә җылы булуы коткармый. Шуңа алар өйдә дә киенебрәк йөрергә, өстәвенә әле телевизор каршында утырганда җылы пледка төренергә, җае туры килгән саен кайнар чәй эчәргә тырыша. Тик урамга плед яки чәй күтәреп чыгып булмый бит. Андый очракта нәрсә эшләргә соң?

 

Күңелең “туңмасын”

Суык көннәр тиз туңучыларны куркуга төшерә яки сагышлы уйларга этәрә. Тәрәзәгә карап, урамда суык икәнен аңлагач ук, аларның эченә суык йөгерә. Бу халәт, беләсезме, нәрсәгә бәйле? Суыкны тыныч кына кабул итәсе урынга, аның белән инде өйдә утырганда ук көрәшә башлауга. Әнә шундый эчке көрәш организмның барлык мускулларын киеренке халәткә китерә. Киеренкелектән кан тамырлары да, организмны җылытуга җавап бирүче лимфатик система да кысыла. Нәтиҗәдә аларның эше акрыная, кан тән буенча начар йөри башлый. Шуңа нык туңу барлыкка килә.

Шулай ук стресс та туңуга китерә. Бу очракта да организм киеренкелек кичерә һәм туңгандай буласың.

 

Ничек җылынырга?

1. Суыкка җиңелчәрәк карарга

Алдан ук үзегезне начарга көйләп куймаска. Юкса организм, сакланырга маташып, стресска гына биреләчәк. Ә ул тәнгә дә, җанга да җылынырга ирек бирми.

2. Үзеңне кызганмаска

Әз генә суык җил исеп китсә дә, гүя котыпка җыенгандай, бөтен тәне белән калтырый башлаучылар, “мин гел туңам”, “мин бик тиз суык тидерәм”, “минем организм бик йомшак”, дип үзләрен кызгандырырырга гына тора. Фикерегезне үзгәртеп карарга тырышыгыз әле. Сәламәтлегегездә уңай якларны да эзләгез – табылмыйча калмаячак алар.

3. Тыныч булырга

Суыкка дошман итеп карамагыз. Стресстан, киеренкелектән ял итәргә, тыныч булырга өйрәнегез. Мускулларның, киеренкелектән чыгып, “таралып” китүе өчен кирәк бу. Массаж, җылы сулы ванна, тәмле кайнар чәй, әйбәт фильм карау моңа бик тә ярдәм итә. Шулай итеп, тән дә җылына, суыкка караш та үзгәрә.

4. Иммунитетны ныгытырга

Туңу-өшү, әлбәттә инде, иммун системасына да бик бәйле. Һәй, бигрәк тиз туңучан кеше инде мин, дип сыкранып йөргәнче, иммунитетны ныгыту ягын карагыз: дөрес тукланыгыз, физик күнегүләр белән шөгыльләнегез (мускуллар киеренкелектән чыгып, кан әйләнеше яхшырсын өчен), туйганчы йоклагыз, чыныгыгыз.

 

 Боларның уңай нәтиҗәләрен күрүгә, сөенеп, туңуыгызны сизми башлаячаксыз яки аңа әһәмият тә бирмәячәксез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев