Көмеш кыңгырау

"Шәһәрдә әкиятләр"

Чаллы гаиләләрен "Шәһәрдә әкиятләр" фестивалендә көтәләр

17 февраль көнне балалар театр сәнгате мәктәбендә "Шәһәрдә әкият" дигән гаилә театр төбәк фестивале узачак. Шәһәрдәшләрне Чаллы, Алабуга һәм Түбән Кама яшүсмерләр клубларында шөгыльләнүчеләр катнашында әзерләнгән спектакльләр, педагоглардан мастер-класслар, өстәл уеннары, шахмат турнирлары, катыргыдан шәһәр төзү, актер осталыгы буенча мастер-класслар көтә. Спектакльләр арасында кунаклар өчен күңелле программалар оештырылачак. Чара 12:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр барыр дип планлаштырыла.

чыганак http://nabchelny.ru/news/35271

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: