Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Ә сез катнаштыгызымы?

Халык санын алу тәмамланып килә.  Ә сезнең гаилә катнаштымы анда? Мин татар, татарча сөйләшәм дип теркәлү бик мөһим ул. Шулай бит, ничек уйлыйсыз?

Яшь хәбәрчеләребез фикере белән дә танышыгыз әле:

Гаиләм халык санын алуда катнашты. Бу  хәзер  тагын да гадирәк: мин госуслуги сайтыннан башкардым. Мин һәр  милләт өчен халык санын алуда катнашу, үзен шул милләт кешесе дип күрсәтү, барлыгын хәбәр итү бик мөһим дип саныйм. Һәм бу эшкә җаваплырак карасалар иде. Җанисәп халыкның санын, нинди милләтләргә, катламнарга бүленүен билгели, алдагысының  нәтиҗәләре белән чагыштырып, ни өчен артуын, я кимүен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Марат Кәбиров язганча, бөтен ил буйлап кешеләрне санаган вакытта син дә адәм санына керергә тиешсең. Анда һәркем үзен әллә кемнәр дип билгели ала. Сораулар күп, барысына да төп-төгәл җавап бирү дә мәҗбүри түгел. Тик җанисәп вакытында иң мөһим ике сорау бар. Менә аларга инде дөп-дөрес итеп җавап бирергә кирәк. Алар икәү – нинди милләткә каравың һәм нинди телдә аралашуың. Ралинә.


Мин үзем дә катнаштым. Халык санын алуда беренче тапкыр гына катнашсам да, аның ни дәрәҗәдә мөһим икәнен аңлыйм. Әлбәттә үземне татар дип билгеләдем, туган телем - татар телем. Башкача була да алмый. Гөлназ.


Безгә, халык санын алу башланмаганда әле, татар теле һәм әдәбият укытучысы әйтте: татар буласыгыз килсә, татар телендә сөйләшәм дип теркәлегез. Шул көннән соң өйгә кайттым, әти-әниемне искәрттем, без татар телендә сөйләшәбез дип язып куерга. Алар журналистлар булганга, бу яңалык турында миннән беренчерәк тә ишеттеләр: "Әйе, кызым, әлбәттә, язарбыз!" Әбиемнәргә дә әйттем, аларда шик булмады - һичшиксез татар телен билгелиләр. Минемчә, чыннан да, шулай теркәлү бик мөһим. Татар милләте сакланып калачак. Илүзә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев