Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Музейлар турында кызыклы фактлар

Сәер дә, кызык та...

* Лондонда «Эт муенчаклары музее» бар;

* Хоккайдо утравындагы боз мәгарәләрендә – Кар бөртекләре музее;

* Германиядәге Кюриц шәһәрендә – Ялган музее;

* Jurassic Land Стамбулда – үз зурлыгында ясалган динозаврлар музее;

* Санкт-Петербургта – Зигмунд Фрейдның төшләр музее;

* Чикагода – Гадәти булмаган әйберләр музее...

Балалар өчен гадәти булмаган музейлар:

Санкт-Петербургта «Лабиринтиум» музее бар. Монда балалар физика законы нигезләре белән танышалар, җитмәсә, барысы да эксперименталь юл белән башкарыла.

 

Венада (Австрия) балалар өчен интерактив музей-үзәк бар. Үзәктә дүрт төп зонага бүленеп уен рәвешендә шөгыльләнәләр.

 

Тамперның Сәнгать музеенда (Финляндия) Муми-тролльләр үзәне бар. Биредәге биш катлы Муми-йортта язучы Туве Янсонның барлык геройлары «яши».

 

Мәскәүдә балалар өчен кызыклы музейлар шактый: Буратино-Пиноккио музее, Союзмультфильм киностудисе музее, Курчак йорты, Мюнхаузен музее, Үзенчәлекле курчаклар музее...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев