Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Салават Фәтхетдиновның улы – җиңүче!

Татарстанның халык артисты җырчы Салават Мәскәү очкычына утырыр өчен аэропортка туп-туры Камал театры сәхнәсеннән, чираттагы концерттан килгән. Рөстәм Фәтхетдиновның Мәскәүдәге җиңүе якынлашып килүче Республика көненә бик матур бүләк булып тора. Афәрин!

Мәскәү янындагы Коломна бистәсендә 18 яшькә кадәр спортчылар – юниорлар арасында РФ кубогы өчен автомобиль спорты буенча ярышның 6нчы этабында Казан егете Рөстәм Фәтхетдинов җиңеп чыкты.

Башка этапларда Рөстәм инде уңышка ирешкән иде. Автомобиль спортының бу төрендә чемпион булырга аның шанслары югары. 6нчы этапта җиңгәннән соң ул пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Шунда ук Татарстан байрагы һәм республика гербы алдына басып интервью бирде.

Бу кадерле символлар аңа спортта җиңү өчен терәк булып тора икән. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки 16 ел элек аңа исем сайлаганда Татарстанның булачак Президенты, автомобиль спорты буенча халыкара спорт мастеры һәм РФ чемпионы Рөстәм Миңнеханов үрнәге тәэсир иткән. Мәскәү этабындагы ярышны карарга һәм Рөстәмне котларга аның әнисе Ләйсән һәм әтисе килгәннәр. Татарстанның халык артисты җырчы Салават Мәскәү очкычына утырыр өчен аэропортка туп-туры Камал театры сәхнәсеннән, чираттагы концерттан килгән. Рөстәм Фәтхетдиновның Мәскәүдәге җиңүе якынлашып килүче Республика көненә бик матур бүләк булып тора. Афәрин!

 

Чыганак: tatar-congress.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев