Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Сафиуллинар гаиләсендә шәп яңалык!

Танылган җырчы Илназ Сафиуллин белән элемтәгә кердек әле. Бик шатлыклы көннәре икән.

Алилә Сафиуллинага 1 яшь тулган! Сез беләсезме Алиләне? Ә аның әтисен – Илназ Сафиуллинны? Бабасы да музыка остасы – танылган композитор Зиннур Сафиуллин аның.

Кызының туган көнендә кунаклар кабул итәрлек булсын дип, Илназ ике ай эчендә шәһәр читендәге өен рәтләп, ясап бетергән. «Ике ай буе утырып торырга да вакыт булмады. Менә яңа гына әти-әниләрне, кунакларны озаттык та, диванга сузылып яттым әле. Хатыным аш бүлмәсендә җыештыра, кызым янымда гөрләп йөри», дип көлеп үз хәлләре белән уртаклашты җырчы. Бәләкәч Алиләне без дә котлыйбыз! Тәти кыз булып үссен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев