Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Саф һавада табигатьне тасвирлау

Чаллы шәһәре картиналар галереясе хезмәткәре, Татарстан Республикасының рәссамнар берлеге әгъзасы Рузия Марсель кызы Гафурова «Шәһәр этюдлары» дип исемләнгән проект башлап җибәрде. Бу проект кысаларында һәр теләгән кеше, балалар һәм зурлар, профессионаллар, яки беренче мәртәбә рәсем ясаучылар шәһәренең матур урыннарын пленэрда Рузия Марсель кызы җитәкчелегендә ясарга өйрәнә алалар.

Пленэр – дигән сүзне бәлки сезнең ишеткәнегез бардыр? Ул сүз француз теленнән en plein air - «Саф һавада» дигәнне аңлата. Бу рәсем ясау ысулы - саф һавада табигый кояш яктысында рәсем төшерү. Шулай ук пленэр сүзенең "табигатьнең матурлыгын, гүзәллеген табигый яктылыкта тасвирлау" дигән тәрҗемәсе дә бар. Рәссам кояш нурлары яктылыгын, шәүләләрне, гомумән, табигать үзгәрешләрен күзәтеп, кәгазьгә яки киндер тукымага төшерә.

Пленэрда рәсем ясау ысулы XIX гасыр башында Англиядә барлыкка килә, ә инде Франциядәге рәссам-импрессионистлар (импрессионизм (Impressionnisme) француз сүзе  – "тәэсир" дигәнне аңлата) бу ысулны популярлаштыралар. Рәсәйдә дә пленэрда Василий Поленов, Исаак Левитан, Валентин Серов, Константин Коровин, Игорь Грабарь кебек танылган рәссамнар ясарга яратканнар.

Чаллы шәһәре картиналар галереясе хезмәткәре, Татарстан Республикасының рәссамнар берлеге әгъзасы Рузия Марсель кызы Гафурова «Шәһәр этюдлары» дип исемләнгән проект башлап җибәрде. Бу проект кысаларында һәр теләгән кеше, балалар һәм зурлар, профессионаллар, яки беренче мәртәбә рәсем ясаучылар шәһәрнең матур урыннарын пленэрда Рузия Марсель кызы җитәкчелегендә ясарга өйрәнә алалар.

Бүгенге көндә пленэрлар Шишкин һәм Энтузиастлар бульварында, Тукай скверы, Сидоровка һәм Җиңү паркларында, Чулман буенда, Боровецкий урманында узды.

Гади яки төсле каләм белән, акварель, гуашь, майлы буяулар белән күп кенә этюдлар, зарисовкалар, искиткеч иҗади эшләр ясалды. Ә инде үзләре өчен яңа төрле рәсем ясау ысулын ачасы килгән кешеләрне без көтеп калабыз! ВКонтакте социаль чилтәрендә аерым төркемебез дә бар -https://vk.com/plenerchelny.

Яр Чаллы шәһәре картиналар галереясенә мөрәҗәгәть итә аласыз.


Рузия Гафурова, Чаллы шәһәре картиналар галереясенең музей-педагогика бүлеге җитәкчесе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев