Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Рүзәл Сәлахетдинов - менталь арифметика буенча дөнья чемпионы

Чаллы укучысы Рүзәл Сәлахетдинов менталь арифметика буенча дөнья чемпионы булды. Бу хакта «Вконтакте» паблигында MindSkills мәгариф порталы хәбәр итә.

Рүзәлнең Малайзиядә халыкара олимпиадада җиңүче булганы турында быел язган идек инде.

Бу юлы ул уннан артык илдән килгән вәкилләр белән бергә менталь арифметика буенча Тайваньдагы Таоюань шәһәрендә узган халыкара олимпиадада катнашкан.

«Чемпион исеменә лаек булу кыен. Өстәвенә, Рүзәл 20 елдан артык менталь арифметика белән шөгыльләнүче Тайвань, Гонконг, Кытай кебек илләрдән килгән катнашучылар белән көч сынашты», - диелә хәбәрдә.

Рүзәлгә нибары 9 яшь. Аның беренче тапкыр гына югары нәтиҗәләр күрсәтүе түгел. Әйтик, 2017 елда малай Мәскәүдә БДБ илләре олимпиадасында икенче урынны алды, ә 2018 елда Малайзиядә халыкара олимпиадада җиңүче булды.

Менталь арифметика буенча киләсе олимпиада Гонконгта узачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/07/191130/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев