Көмеш кыңгырау

Рөстәм Миңнеханов: "Мин хәбәрдар булырга тырышам»

Китап уку күп вакыт ала, әмма трендларны белер өчен укырга кирәк.

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Яшьләр форумында катнашучылар белән очрашуда хәбәр итте. Республика җитәкчесе шулай ук уку өчен китаплар җибәргән кеше исемен дә атады.

«Соңгы вакытта алдынгы идеяләрне иң күп таратучы ул - Герман Греф һәм ул атна саен бик күп китаплар җибәрә. Барысын да укып чыгу кыен, шуңа күрә минем ярдәмчем миңа иң мөһимен генә укырга бирә һәм мин хәбәрдар булырга тырышам», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/12/189718/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: