Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Роспотребнадзор поп-ит һәм симпл-димпл уенчыкларының файдасы турында белдерде

Әлеге уенчыклар укучыларга борчылуны җиңәргә ярдәм итә икән.

Поп-ит һәм симпл-димпл антистресс-уенчыклары укучыларның сәламәтлегенә уңай йогынты ясый дип белдерде Роспотребнадзор белгечләре төрле тикшеренүләрдән соң. 

Поп-ит һәм сипл-димпл уенчыкларының балаларның когнитив функцияләренә һәм психоэмоциональ халәтенә тәэсирен Роспотребнадзорның Новосибирск шәһәрендәге фәнни тикшеренү институты тикшергән.

Антистресс-уенчыклар бармакларның вак моторикасын җәлеп итеп, үзәк нерв системасына тәэсир итәләр. Бу уенчыклар тиз ял итү эффектын бирәләр, моңа дәлил итеп ведомство үзенең телеграм каналында тикшеренү нәтиҗәләрен китерә.

Алга таба уку елы дәвамында мониторинг форматында тикшерелә торган күрсәткечләр исемлеген киңәйтү планлаштырыла.

https://mon.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев