Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Роберт абый Миңнуллин аюларын күрсәтә

Роберт абый үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә болай дип язган:

«...Кем нәрсә белән мавыга инде... Ә болар минем аюларым! (Барысы да түгел!) Агачтан юнып эшләнгән аюлар! Төрле җирләрдән җыелган аюлар! Иң элек, әлбәттә, Башкортстаннан! Ижаудан, Тубылдан, Йошкар-Оладан, Самарадан алып кайтканнары да бар! Араларында бүләк ителгәннәре дә күп! Мәсәлән, Айдар Галимов белән Салават бүләк иткән аюлар! Бакалыда яшәүче Илдар Юзеев исемле останың аюы! Алары зуррак, монда юк...
Кемдер шушындый аюлар бүләк итәргә теләсә, әле дә каршы килмәс идем!?Аюларым миңа бик кадерле! Аларның һәрберсенең үз тарихы, үз остасы бар! Һәрберсенең үз характеры, үз матурлыгы бар! Алар миңа тере җан ияләре кебек! 
Аюларымны, нишләптер, сезгә дә күрсәтеп, мактанасым килде... Бала-чага кебек...»

Әлеге язмага төрле кызыклы комментарийлар язып калдырганнар. Мәсәлән:

«Кибетләрдән бөтен аю

Әллә сезгә күченгән?

Бар да тәпән кочаклаган

Килгән кадәр көченнән.

Агач кашык кулларында,

Баллары - яннарында.

Әйтерсең лә алар тере,

Бар кебек җаннары да.

Гармун тарткан аю да бар,

Бар җиңү яулаганы.

Бар бик шатланып торганы,

Бар әзрәк моңайганы.

Аюларның атрибуты -

Тәпән һәм башкорт балы.

Алар да белә, күрәсең,

Бал шул ул - биииик файдалы!»

«Никадәр күңел, кул җылысы иңдерелгән бу аюларга. Кеше куллары нәрсә генә эшләми шул!»

«Сез төрле яклап ачыласыз. Бик оста фотограф, хәзер коллекционер...»

«Аю - хайваннар патшасы... Иң көчле һәм әкиятләрдә генә сөйләнә торган бик тә мәрхәмәтле жанвар... Юкка гына аюлар жыймагансыздыр.»

«Роберт абый, нишләп аюлар? Берәр тарихы бармы?»

«Олая башлаган саен балачак күбрәк искә төшә, бу табигый хәл!»
«Ууу, Роберт абый, боларның тузаннарын сөртергә генә дә күпме вакыт китәдер.»

 

«Бу аю музее булган бит!» һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев