Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Прививкадан курыккан Бегемот белән танышачакбыз!

Курчак театрын яратмаган бала бар микән?! Әкиятләрдәге таныш геройлар сөйләшә, җырлый, маҗараларга тарый бит анда. Көлдерә, уйландыра. Шул могҗизалы дөньяны тудыручы абый-апалар иң рәхәт, иң мавыктыргыч һөнәр ияседер кебек тоела. Бүген без сезне шуларның берсе – Чаллыдагы «Алина» курчак театрына нигез салучы Алсу Әхтәмова белән таныштырабыз.

Алтынчы сыйныфта укыганда пионервожатый апалары оештырган курчак театрында катнашып йөрүләре тәэсир иткәнме, әллә «Мосфильм»да эшләгәндә иҗади кешеләр белән аралашу, мультфильмнарның ничек ясалуын күрү этәргеч булганмы – Алсу ханым курчаклар дөньясының үз кешесе хәзер!

– Алсу Атласовна, театрыгызның тарихы кайчаннан башланды?

– Курчак театрын мин 1995 елда Әлмәттә яшәгәндә оештырган идем. Аны яңарак кына туган кызымның исеме белән атадым. Ул вакытта шәһәрдә әле курчак театры юк иде, шунлыктан «ә нишләп әле үземә ачмаска?» дигән уй килде. Соңрак Чаллы шәһәренә күчкәч, «Алина» курчак театры Ак кала балаларын үзенә җыя башлады.

– Сез Чаллыда гына түгел, Татарстанда да билгеле шәхес. «Йолдызлар һәм курчаклар» проекты исә сезне Россия күләмендә танытты, дип беләбез. Бу идея үзе кайчан туды?

– 2005 елда. Казанда яраткан җырчым Алла Пугачева концертында булып кайтканнан соң. Соңрак аның концерт программасында катнашкан башка артистларның да курчаклары ясалды. Юрий Гальцев, Филипп Киркоров, Максим Галкин, Юрий Николаев, Михаил Задорнов, Юрий Куклачев...

Курчаклар арасында Татарстанның күренекле кешеләре дә бар. Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов, Хәния Фәрхи, Элвин Грей... Бүгенге көндә утызлап шундый эксклюзив курчагыбыз бар. Ә Көнчыгыш гүзәлен гәүдәләндерүче курчагыбыз – кызым Алинәнең күчермәсе.

– Сезнең курчаклар видеороликларда төшә, клип герое булып та катнаша икән!  

– Элвин Грейның «Чәкчәк» дип аталган клибында аның курчагы да  катнашты. «Әйдәгез, Элвинга хат языйк» диләр бакча балалары һәм хатта аны кунакка чакыралар. Кунакны бездә – Татарстанда ничек каршы алалар? Әлбәттә, чәкчәк белән!

Клипны Казандагы бер балалар бакчасында төшердек. Балалар ике көн буе җырчының яныннан да китмәде. Нәкъ мультфильмдагы Бонифаций кебек булды ул.

– Танылган шәхесләрне «сөйләштерү» кыенмы?

– Безнең бер курчакны 2-3 кеше хәрәкәткә китерә.  Шуңа өстәп, костюмнар тегәргә, заманча декорацияләр ясарга, йолдызларның тавышларын өйрәнергә, музыка табарга кирәк... Һәр детальгә игътибарлы булырга кирәк бу эштә. Иң кыены, мөгаен, диалоглар уйлаудыр. Танылган һәм популяр шәхеснең  курчагы да «уйлап» сөйләшергә тиеш бит.

– Егерме биш ел дәверендә бай репертуар туплагансыз. Нәрсәгә өйрәтә сезнең геройлар?

Репертуарыбызда дөнья классикларының да, рус һәм татар язучыларының да әкиятләре бар. Бүгенге көндә 45 музыкаль әсәр күрсәтәбез. Абдулла Алишның Сертотмас үрдәге дә, Корней Чуковскийның Федорасы, Маршакның Тимофей исемле кырмыскасы, Андерсенның Дюймовочкасы да – безнең геройларның һәммәсе «нәрсә ул начар, нәрсә ул яхшы?» дигән сорауга җавап табыша. Тамашачылар исә яхшы күңелле геройларга эчтән генә булышып утыра, ә усалларын, ялкауларын күреп, андый булырга ярамаганлыгын күңеленә сала.

Театр репертуарында «Здравствуй» («Сәламәт бул») дигән программа бар. Аның белән Мәскәүдә дә уңышлы чыгыш ясагансыз. Нидән гыйбарәт ул?

Мәскәү профессоры Михаил Лазарев әкиятләренә нигезләнгән программа бу. Здравик белән Фырка исемле малайларның Витаминия дигән тылсымлы илдә күргәннәре турында әлеге әкият. Сәламәт булу өчен нигә Фырка түгел, ә Здравик кебек булырга икәнлеген аңлата ул.

Су кызы тылсымчы Капелия дөрес итеп теш чистартырга, юынырга өйрәтә. Балалар тылсымлы теш щеткасы ярдәмендә явыз тылсымчы Кариесны куып җибәрәләр... Безнең әкиятләр кызык кына түгел, тәрбияви дә.

– Яңа сезонда театрда безне ниләр көтә икән?

– Михаил Лазарев әкиятләре буенча яңа тамашалар әзерлибез. Прививкалардан курыккан Бегемот белән таныштырачакбыз. Таныш һәм әлегә таныш булмаган геройлар безне әдәпле-тәрбияле һәм сәламәт булырга өйрәтәчәк. Әкияттә генә түгел, тормышта да бик кирәк сыйфатлар бу!

Әңгәмәдәш Лилия Фәттахова.

Фотолар биредә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев