Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Поп-ит һәм симпл-димпл: бүгенге трендлар

Әгәр дә син интернетны актив кулланучы булсаң, мөгаен, Tik Tok һәм Инстаграмда җәйнең төп темасы Поп-ит һәм симпл-димпл икәнен күргәнсәңдер.

Көз көне тагын да популяр бу уенчыклар! Һәр көнне укудан кайткач, өй эшләренә күмелеп утырабыз да, кайвакытта чәчләрне йолкырдай булабыз бит! Ә менә хәзер стрессны киметү өчен куркынычсызрак ысуллар да  бар!

ПОП-ИТ

Поп-ит сүзләрен инглиз теленнән «лопни это» дип сүзгә-сүз тәрҗемә итәргә мөмкин – ул нәкъ менә шушы функцияне башкара да инде. Поп-итлар төрле формада һәм төсләрдә була, ләкин иң популярлары аллы-гөлле чәчәк. Бу уенчык, кагыйдә буларак, 30 куыкчыктан тора, аларны күп тапкырлар батырып уйнарга була. Тынычландыра...

СИМПЛ-ДИМПЛ

Симпл-димпл – асылда «поп-ит»ның кечерәйтелгән версиясе. Тишекләр саны ике яки дүрт. Формасы буенча «спиннер»ны хәтерләтә, бу аны кесәдә яки брелок сыйфатында йөртергә мөмкинлек бирә.

НИЧЕК УЙНАРГА?

1. Бу уенчыклар тынычландыра дидек инде.

2. Эне-сеңелләрегезгә  вак моториканы үстерү өчен тренажер сыйфатында поп-ит, симпл-димпл бирергә мөмкин – мондый уен аның сөйләменә һәм фикерләвенә уңай йогынты ясый.

Зәринә Хәкимова, Арча, 1нче мәктәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев