«Очучы» туплар тизлеге
Воланмы, әллә теннис тубымы? Кайсы тизрәк оча?
Иң тиз хәрәкәт итүче спорт снаряды – бадминтон өчен волан. Ул 493 км/сәг тизлектә оча.
Икенче урында гольф тубы тора. Аның тизлеге 339,6 км/сәг.
Өченче – джай-алай өчен туп, аның тизлеге 302 км/сәг.
Дүртенче урында торган сквош тубы 281,6 км/сәг тизлектә хәрәкәт итә.
Ә теннис тубының тизлеге 263,4 км/сәг.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев