Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Нинди генә көннәр юк?!

26нчы июнь нинди көн дисезме?  Белеп торыгыз, бүген - теш щеткасының «туган көне»

 

Теш чистарту өчен беренче җайланмалар бер башы мунчалалланган агач таякчыклардан гыйбарәт булган.

1498нче елда кытайлылар беренче теш щеткаларын уйлап табалар. Щетканың тоткасын алар сөяктан яки бамбуктан ясаганнар. Аның бер ягына дуңгызның арт санындагы каты кылларын урнаштырганнар. “Яңалык” тиз тарала. Кытайлардан күреп әлеге җайланма белән бөтен Европа халкы куллана башлый.  Европалыларга дуңгыз кылы бик тупас тоела, алар аны атныкы белән алыштыралар. 1938 елда щеткалар ясар өчен  нейлон җебе кулланыла башлый. 1939 елда Швецариядә беренче электр щеткасы уйлап табыла.

Безнең якларда теш щеткалары XIX гасырда кулланылышка керә. Моңа кадәр кешеләр тешләрен чүпрәк, акбур, каен күмере белән чистартканнар.

 

* Дөньяда теш щеткасының 3000 нән артык моделе бар.

* 1983нче елда Германиядәге Крефельд шәһәрендә теш щеткасына һәйкәл куйганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТАРИХИТУГАН ЯК сәламәтлек