Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Наласаның яшь видеоблогеры - Ән­вәр Мө­хет­ди­нов!

Инс­та­дус­ла­ры­быз күп без­нең. Бү­ген шу­лар­ның бер­се бе­лән сез­не дә та­ныш­ты­рып ки­тик әле.

На­ла­са еге­те

Ән­вәр Мө­хет­ди­нов – Ар­ча ра­йо­ны На­ла­са авы­лын­да 7нче сый­ныф­ны тә­мам­ла­ды бы­ел. Та­тар те­лен күб­рәк ке­ше бел­сен дип та­тар­ча блог алып ба­рыр­га бул­дым, ди яшь бло­гер.

Ул үзен иҗат ке­ше­се дип са­ный. Әл­бәт­тә, юк­ка гы­на тү­гел. Ши­гырь­ләр укыр­га, би­ер­гә яра­та ул. Бу уку елын­да иң ис­тә кал­га­ны – Ка­зан­да үт­кә­рел­гән ха­лы­ка­ра ши­гырь уку­чы­лар бәй­ге­се бул­ган. 2нче дә­рә­җә дип­лом бе­лән дә бү­ләк­лән­гән, та­тар­ча ши­гырь сөй­ләү­че кы­тай кыз­ла­ры бе­лән ара­лаш­кан ул ан­да. Ни­чек ин­де ис­тә кал­ма­сын!

Инс­та­дөнь­я­да бер­ни­чә ел «я­шәп» ал­гач, Ән­вәр ви­де­о­лар да тө­ше­рә баш­ла­ды ме­нә. 500 язы­лу­чым бул­са, җыр­лап күр­сә­тә­чәк­мен ди­гән иде, сү­зен­дә тор­ды бит! (Хә­зер мак­са­ты – 800 язы­лу­чы). Бер­кай­чан да җыр­ла­га­ны­гыз бул­ма­са, сез тә­вә­кәл­ләр иде­гез­ме, әл­лә «с­ла­бо»­мы?!

Ви­де­о­лар тө­шер­гән­дә, үзе­нең хис-ки­че­реш­лә­рен язы­лу­чы­ла­ры­на җит­ке­рү, ви­де­о­лар­ны үзе­нә оша­ган­ча үз­гәр­тү, шул ва­кыт­та ал­ган яңа кү­нек­мә­ләр, яңа тәэ­сир­ләр ошый бло­ге­ры­быз­га. Та­тар Ма­лай, Кы­зык-Мы­зык һәм Илү­сә исем­ле бло­гер­лар­дан да өй­рә­нә икән ос­та­лык­ка.

«А­лар та­тар те­лен­дә чис­та сөй­лә­шә­ләр, үз­лә­ре­нең кы­зык­лы ви­де­о­ла­ры бе­лән һәр көн кә­е­фем­не кү­тә­рә­ләр һәм кү­бе­се ми­нем ке­бек авыл­ны яра­та!» – ди Ән­вәр. Чит ил­ләр­гә ба­ру (бе­рен­че марш­рут – Төр­кия, Швей­ца­ри­я) хы­я­лы бе­лән яшә­сә дә, ки­лә­чә­ген ту­ган авы­лы На­ла­са бе­лән бәй­ли ул. Ән­вәр ке­бек бул­дык­лы, мак­сат­чан егет­ләр ки­рәк шул авыл­га!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев