Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Мультфильмны үзебез ясыйбыз!

Без мультфильмнарны үзебез дә төшереп карарга уйладык. Әзер мультфильм карап утырганчы, үз кулларың белән шул сәнгатьне булдыру күпкә кызыграк ич. Шулай итеп, узган ел мәктәбебездә “Фантазия” мультстудиясе эшли башлады.

Бүгенге көндә балаларга үзләре карарга теләгән мультфильмнарны сайлап алу мөмкинлеге бик зур. Рус телендә төшерелгән, чит ил фильмнарының тәрҗемә ителгән вариантлары, татар әкиятләренә нигезләнеп төшерелгән мульфильмнар дисеңме, күңелен теләгәнен карарга мөмкин. Балалар бакчасында үткәрелүче шөгыльләрдә дә тәрбияви мультфильмнар еш кулланыла. Дөрес сайлап алынган фильм балаларның күзаллавын үстерергә, әйләнә-тирә дөнья белән танышырга ярдәм итә, аралашу әдәбенә өйрәтә. Шуны күз алдында тотып, без мультфильмнарны үзебез дә төшереп карарга уйладык. Әзер мультфильм карап утырганчы, үз кулларың белән шул сәнгатьне булдыру күпкә кызыграк ич. Шулай итеп, узган ел мәктәбебездә “Фантазия” мультстудиясе эшли башлады. Кечкенә балаларның әвәләп ясау белән кызыксынуын, әлеге шөгыльнең вак кул моторикасын, иҗади күзаллауны үстерүен истә тотып, без пластилиннан ясалган фильмнарга тукталырга булдык. Башта балалар белән бергәләп аларга ошаган әкиятне яки башка сюжетны сайлап алабыз, персонажларны ничек күз алдына китерүләре турында сөйләшәбез. Оештыру мәсьәләләре хәл ителгәч, төп эшкә – геройларыбызны әвәләүгә күчәбез. Мультфильмыбыз өчен фон да әзер булгач, иң авыр өлеш - фотосурәтләр төшерү башлана. Монда бик зур төгәллек сорала, фотокамера урыныннан күчсә, яки геройны аз гына ялгышрак күчерсәң, мультфильм барып чыкмаячак. Шуңа күрә дә бу эшне төркемебезнең иң зурлары – мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар башкара. Тавыш яздыру процессы аеруча җаваплылык сорый, чөнки ул балага бик күп шартлар куя: авазларның һәм сүзләрнең дөрес әйтелүе, җөмләләрнең төзек булуы, дөрес интонация һәм матур дикция. Ә инде монтажлау өлеше тәрбияче ярдәменнән башка булмый. Үз куллары белән әвәләп иҗат ителгән фильмнарны соңыннан экраннан карау балаларга аеруча күңелле. Аларның үзләре башкарган эшләре белән горурлану, күзләрендәге шатлык хисләрен берни белән дә чагыштырып булмый. Узган ел гына оешуыбызга карамастан, район һәм республикакүләм үткәрелүче конкурсларда 5 призлы урыныбыз бар. Бүгенге көннәрдә бу уку елының беренче мультфильмы өстендә эшлибез. Тиздән тәмамларбыз һәм фильмыбызны тамашачыларыбыз хозурына тәкъдим итәрбез.

Равилә Шәрифуллина, Мөслим районы Метрәй башлангыч мәктәбе тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев