Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Поездда хәрәкәт итү мәктәп укучылары өчен ташлама белән булачак

Ташламалы билетларны 1 июньнән 31 августка кадәр планлаштырылган сәяхәтләргә рәсмиләштереп булачак.

Җәйге каникуллар чорында 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге мәктәп укучыларына Россия буйлап еракка йөри торган поездларда сәяхәт иткәндә 50 процент күләмендә ташлама биреләчәк. Ташламалы билетларны 1 июньнән 31 августка кадәр планлаштырылган сәяхәтләргә рәсмиләштереп булачак, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.

Моннан тыш, 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар инде өч ел рәттән җәйге каникуллар чорында махсус бәяләр буенча һәм ике катлы поездларның купе вагоннарында да сәяхәт итә ала. Алар өчен билет бәясе плацкарт вагонында сайланган маршрут буенча билет хакының яртысына тиң булачак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/12-03-2022/m-kt-p-ukuchylary-yge-kanikulda-poezdda-s-yah-t-itk-nd-tashlamalardan-faydalana-ala-5851160

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев