Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Менә сиңа мә!

Балаларга бәйле кызыклы фактлар.

  • Иң күп игезәкләр Нигериядә туа.
  • Ата-аналар балаларына китап яки мультфильм геройлары исемен хәзер ешрак куша башлаганнар.
  • Технологик яктан иң нык алга киткән балалар Германиядә икән.
  • Швециядә 12 яшькә кадәрге балаларны рекламада катнаштыру тыела.
  • 17 гасырда барлык балалар да җиде яшькә кадәр күлмәк кигән.
  • Балалар йөзү рефлекслары белән туа.
  • Бөекбританиядә чит балаларга кисәтү ясарга ярамый.
  • Бразилиядә футбол уйнаудан тыю – иң популяр җәза.
  • Бельгия балалары өч яшьтән мәктәпкә йөри ала.
  • Барлык илләрдә дә балалар иң яраткан нәрсу – тәм-том һәм муьтфильмнар.
  • Нәни баланың тавыш герцлары опера җырчысыныкын уздыра! Бала чинап җибәрсә, тавышы 2 мең Гц диапазонга җитә икән. Ә сопрано җырчысыныкы 1,4 мең Гц тирәсендә әйләнә.
  • Өч-дүрт яшьләрдәге бала көненә ничә сорау бирә икән дип уйлаганыгыз юкмы? 900гә кадәр икән! «Нәрсә бу? Ник алай? Кем ул?» Болары иң еш кабатланганнары. Һәм уртача унике меңләп сүз кулланырга өлгерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев