Реклама
Халык әйтсә- хак әйтә. Күзәтеп карагыз әле: туры килә микән? Мәче аяклары белән диварны тырнаса - җилгә...
* Песи корсагын өскә күтәреп йокласа- җылыта;
* Йөзен корсагы астына яшереп йокласа- суыта;
* Йомарланп йокласа – көчле салкыннарга;
* Койрыгын ялый, башын яшерә – һава бозылуга һәм яңгырга;
* Аягын ялый, юына – аяз һавага;
* Колак артын кашый – яңгыр яки карга;
* Аяклары белән диварны тырнаса - җилгә;
* Төчкерсә – яңгырга.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз